16+

Яшелчәләр һәм гөлләр яхшы үссен өчен нинди туфрак сайларга?

Кәлшә әйбәт үссен өчен яхшы туфрак кирәк. Күп кенә бакчачылар гадәти туфракка ком, торф өстиләр.

Яшелчәләр һәм гөлләр яхшы үссен өчен нинди туфрак сайларга?

Кәлшә әйбәт үссен өчен яхшы туфрак кирәк. Күп кенә бакчачылар гадәти туфракка ком, торф өстиләр.

Ә кайберәүләре вермикулит сала. Аны орлыклар яки төзелеш материаллары сатыла торган кибеттән алырга була. Табигый минерал булган вермикулитны икенче төрле уңыш минералы яки дәвалый торган минерал дип тә атап йөртәләр. Аның химик составында цеолит су, калий, магний, литий, тимер, хром, марганец, алюминий оксиды бар. Минералның өстенлеге: туфракның (ачык грунтта да, ябык грунтта да) составын яхшырта, аның ачылылыгын киметә, туфракның дымлылыгын, тамыр системасын авырулардан саклый.

Вермикулитны, туфрак белән кушып, гөл чүлмәкләренә дә салырга була. Тамыр системасы кечкенә булган яки яңа гына үсеп киткән гөл өчен «Fine» маркалысы яхшы. Тамыры нык һәм яхшы үскән гөлгә «Fine» белән «Medium»ны бергә кушып салыгыз. Зур гөлләр өчен «Medium» белән «Large» маркалы минералны кушыгыз (1:1).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чэй хэм кофе чубе кушу да бик яхшы

    Мөһим

    loading