16+

Яшенле яңгыр аркасында сыерсыз калган Рәсимә Нургалиева: «Җиләк сатып сыер алам»

Яшенле яңгыр вакытында электр баганасындагы ут чыбыгы өзелеп Яшел Үзән районының Олы Яке авылында яшәүче Рәсимә апа Нургалиеваның көтүдән кайтып барган сыерын ток сугып үтергән иде.

Яшенле яңгыр аркасында сыерсыз калган Рәсимә Нургалиева: «Җиләк сатып сыер алам»

Яшенле яңгыр вакытында электр баганасындагы ут чыбыгы өзелеп Яшел Үзән районының Олы Яке авылында яшәүче Рәсимә апа Нургалиеваның көтүдән кайтып барган сыерын ток сугып үтергән иде.

Көненә 25әр литр сөт биргән сыерны югалту җиңел түгел, җитмәсә, мал иминиятләштерелмәгән дә булган. Рәсимә апаның сөт яраткан оныклары да витаминыбыз бетте, дип борчылганнар.
Берничә ел элек 18 яшьлек улын, аннары ирен югалткан Рәсимә апа бу вакыйганы сабыр кичерергә тырышты. Сыерсыз торып булмый дип, ул сөтлебикәгә акча тупларга булган. Бер атна дигәндә каен җиләге сатып 45 мең сумнан артык акча эшләгән.

- Тырышмасаң, беркем дә китереп бирми бит. Кызым белән таңнан, өчтә җиләк җыярга тотына идек. 2-3 сәгать дигәндә биш литрлы чиләк тула. Аны 1500 сумга сатабыз. Заказлар шактый җыелды. Җиләк җыярга көненә өчәр тапкыр бара идек. Акча сыерга гына түгел, Соль Илецкига барып аякларымны дәвалатырга да калды әле. Хәзер ял итәбез, сыерны Алла боерса, көзгә алачакбыз,– ди Рәсимә апа.

Җир җиләге быел Яке якларында әллә ни күп булмаган. Яңгыр яумагангамы, тау битләрендә җиләк кипкән. Ә менә каен җиләген җыеп кына өлгер. Рәсимә апа үзләренә дә кышка кайнатмалар әзерләгән, бакча җиләген дә шактый җыйган. “Акчасы да, җиләге дә җитә. Исәнлек кенә булсын”, – ди укучыбыз.

Яшел Үзән, Олы Яке

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading