Шәһри Казан

Яшьләр нигә радикаль оешмаларга тартыла?

Татарстанда “Экстремизмга – юк!” айлыгы бара. Айлык кысаларында Татарстан мөселманнары диния нәзарәте дә республика һәм Казан мәчет-мәдрәсәләрендә чаралар оештыра. Шундыйларның берсе Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә узды.

Реклама

Мәдрәсә мөгаллиме Рамил хәзрәт Бикбаев шәкертләргә ислам диненең тынычлык дине булуын, радикаль дини агымнарга иярүдән сакланырга кирәклеге турында лекция укыды. “Яшьләрнең радикаль оешмаларга керүенең бер сәбәбе әти-әнидән, җәмгыять тарафыннан мәхәббәт, игътибар җитмәү, тулы, тәртипле гаиләдә үсмәү. Болар аларны ялгыш юлга этәрергә мөмкин. Әти-әнисе булмаган, авыр тормышта яшәгән, социаль проблемалары булган кешеләргә игътибарны арттырырга, үзара дустанә мөнәсәбәттә яшәргә кирәк. Шәкертләргә әти-әни, кыз туганнарның хакларын үтәү зарурлыгы турында да искәрттек. Бездә дини белем алырга теләүчеләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мәчет ишекләре һәркемгә ачык, дини уку йортлары эшләп тора. Безнең мәдрәсәдә бу турыда без көн дә сөйләп торабыз, уку йортының бөтен эшчәнлеге шуңа корылган”, – дип сөйләде безгә Рамил хәзрәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: