Шәһри Казан

Яшәми яшәлгән елларымны кире кайтарыгыз!

Көчләнгән хатын-кызга алга таба ничек яшәргә? – күңелемдә ничә еллар рәнҗеп яткан сүзләрне монда булса да язасым килә.

«Шәһри Казан»да дөнья күргән «Гаепсез гаеплеләр: көчләнгән хатын-кызларга алга таба ничек яшәргә?» дигән язманы укыганнан соң, үземнең башымнан узганнарны язмый кала алмадым.
Ничә еллар шундый хәлдән соң оялып, баш иеп йөрдем. Кызганыч, әти-әнием, апа-­абыйларым яклар урында: «Йөрмәскә иде, үзең гаепле!» – диде. Ә көчләүче исә куркытып, бөтен кешегә дә сөйлим синең түбән төшкәнеңне, интим тәкъдим итеп йөрде дия­чәкмен, дип янады. Кем ышансын сиңа, дип жавап бирдем. Ышандылар... Кечкенә авылда ул оятсызның сүзләре бик тиз таралды. Дөресен-югын беркем сорап тормады, күзгә карап пычрак аттылар. 14 яшьтән кая барып бәрелергә белми күпме еллар тилмердем. Хәзер миңа – 30 яшь. Ул кешене генә түгел, туганнарымны да (якламаганнары өчен) кичерә алмыйм.
Ничек дөнья күтәреп йөри ул афәтләрне?! Ул кешедән авылда бик күп кыз баланың зыян күргәнен беләм. Үзләре белән сөйләшкәнем булды. Кемдер сүз таралмасын өчен аның белән интимга ризалашып, даны чыкмый калды. Мин аларны да беләм, тик алар сүз таралудан куркалар. Ә бит ул педофилны утыртырга була иде.
Күз алдымда әле дә: басу юлы буенда әти-әни белән бәрәңге алабыз, яннан үткән авыл малайлары, авыз тутырып, начар сүзләр әйтеп китә иде. Башта законнарны белмәгәнлектән, гариза яза белмәдем. 18 яшем тулгач барган идем: «Моңа кадәр нишләп йөрдең?» – дип көлделәр.
Күчеп киттем... Тыныч хәзер. Бер сүзем юк. Тик 14 яшьтән бирле яшәми-яшәгәнемне кайтарсыннар иде...

Исемемне куя алмыйм.
Аңларсыз дип ышанам.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: