16+

Яулыклы-түбәтәйле һәм скутерлы Сабантуй да була!

14 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында уникенче тапкыр Республика мөселман балалар Сабан туе узды. Әлеге традицион чара Татарстанның баш казые, Балтач районы имам мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырылды.

Яулыклы-түбәтәйле һәм скутерлы Сабантуй да була!

14 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында уникенче тапкыр Республика мөселман балалар Сабан туе узды. Әлеге традицион чара Татарстанның баш казые, Балтач районы имам мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырылды.

Ошбу Сабантуйның инде унике еллык тарихы бар. Җәлил хәзрәт әйтеп үткәнчә, унике ел элек балаларны җәйге лагерьга җыеп, бәйрәм уздырырга ниятләгәннәр. Уздыр­ганнар һәм шуннан соң «Хәмерсез дә Сабан туе уздырып була бит!» дигән нәтиҗәгә килгәннәр. «Беренчесен үткәргәндә, кеше килерме икән дип борчылган идек, ул вакытта 1500 тирәсе кеше җыелды. Ә бүген инде, үзегез күреп торасыз, халыкны санап бетерерлек тә түгел», – ди хәзрәт, шатлыгы белән уртаклашып.
 
Чыннан да, Сабан туе башланыр алдыннан ук бирегә халык җыела, таныш-белешләре белән аралаша торды. Игътибарга лаеклы үзенчәлек – һәммәсе дә яулык, түбәтәйдән, балаларны әйтеп тә торырга кирәкми. Милли бәйрәмне сабыйларның Коръән укуыннан башладылар. Бар халык мәйданга җыелып, балаларның мөнәҗәт укуларын тыңлады, ә Сабан туена сәүдә итәргә килүчеләр эшкә тотындылар. Башка елдагысы белән чагыштырганда, быел кибетләр саны арткан – адым саен мамык, туңдырма, уенчык һәм башка әйберләр саталар. Көне эссе булганлыктан, кеше туңдырмага чират ала торды, ә кайберәүләр якындагы чишмәгә бардылар. Бөрбаш авылының шушы җире Сабантуй өчен менә дигән урын: тирә-­якта яшел киңлек, ике чишмә агып тора, көймәдә йөзәргә буа да ясап куйганнар. Бәясе дә кыйммәт түгел, олыларга – 100 сум, ә балаларга – бушка. Туйганчы йөз генә!

«Тәрбия чарасы балалардан башлана»

Сабан туена Казаннан да мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Иң элек җыелган халыкны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин  бәйрәм белән тәбрик­ләде:

– Без бүген дус-тату яшәү мисалларын чагылдырган күркәм бәйрәмгә җыелдык. Республикабызның, райо­ныбызның алга таба үсеше өчен дин, милләт вәкилләренең дус яшәве мөһим. Хезмәт һәм ялны берләштергән Сабантуй киләчәктә дә ислам кануннарын, әби-бабайдан калган гореф-гадәтләрне саклап, дин кушканча үткәрелсә иде. Балалар – безнең киләчәгебез! – диде ул.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге рухи бәйрәмгә беренче тапкыр гына килгән икән. Ул Балтачта чыныгып үскәнен билгеләп үтте: «Тәрбия чарасы балалардан башлана, шуңа да бүгенге бәйрәм зур әһәмияткә ия. Тормышыбызны рухи яктан тагын да ныг­рак итсәк иде» – диде ул, рәхмәтен җиткереп. Сабан туеның мәртәбәле кунаклары арасында ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин да булды.

– Мин үзем Балтачныкы булсам да, бу бәйрәмгә ел саен кайта алмыйм. Тиздән оныклар белән ешрак килә башлармын дип өметләнәм. Без әлеге бәйрәмнең әһәмиятен чын мәгъ­нәсендә аңлап җиткермибездер кебек, чөнки ислам дине яңара, тик традицияләребездән аерылып бара кебек. Мөселман Сабан туе – милли аңыбызны формалаштыра торган бәйрәмнәрнең берсе ул. 90нчы елларда мөселманнар дини йолалардан читләшсәләр, хәзер бу этапны уздык инде. Динебез дә, йолаларыбыз да милләткә күбрәк хезмәт итә башлады, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Сабантуйга беренче мәртәбә «Хәләл» халыкара үзәге директоры Айдар Газизов тәҗрибә алу максатыннан килгән. «Үзебездә – Лениногорск төбәгендә дә шундый Сабантуй үткәрергә ниятебез бар, шуңа күрә тирәнтен өйрәнергә килдек», – ди.


Барлык кунаклар да Җәлил хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерде­ләр. Сабан туеның милли уеннары башлангач, хәзрәт бүләкләрне барларга ашыкты. Ә халык, балалар уеннарга агыла торды, программа буенча бик күп төрле бәйге-ярышлар каралган: кызлар-малайлар йөгереше, әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, кул көрәше, йомырка кабып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, ат чабышы, машина ярышы, ласты киеп йөгерү, туры баганага менү, бабайлар көрәше, утын кисү, мөнәҗәтләр уку һәм башка милли уеннар. Имамнарга, абыстайларга балачакларын искә төшерергә дә форсат биргән оештыручылар. Хәзрәтләр уенчык машиналарда узышсалар, абыстайлар оныкларын күтәреп йөгерделәр.

«Сабан туена көрәш өчен киләм»

Әлеге Сабан туеның тагын бер үзенчәлеге – чарага җыелган халыкның, бергәләшеп, мәйдан уртасында намаз укуы. Сәгать унике тулгач, яше-карты намаз укырга мәйдан уртасына җыелды. Киров өлкәсеннән кайткан Хәсән Әсхәдуллинга бигрәк тә шулай җыелып намаз уку ошый икән. Ә үзе ул – көрәшче. «Сабан туена көрәш өчен киләм!» – ди. Бөрбаш авылы килене Маһиәнвәр апа Әхмәтгалиева быел балаларга уен почмаклары күбрәк булуына сөенә. «Сабантуй ел саен яңарып, үзгәреп тора. Шуңа күрә мөмкинлек табу белән, Казаннан кайтырга тырышам», – ди. Чыннан да, милли уеннардан тыш, мәйдан янында аттракционнар да булдырылган. Шулай ук заманча музыка белән бизәлгән. Музыка дигәннән, Сабан туе мәйданында милли уеннар барышында җырчы Ильяс Халиков мөнәҗәт, җырлар башкарды. Үзе дә чаңгы ярышында катнашыр­га өлгерде.
Монда Сабан туен һәркем төрлечә бәйрәм итә. Фирдәвес һәм Рөстәм Шәймардановлар гаиләсе ел саен диярлек бакча башларында печәннән шалаш булдыралар. Шунда барлык туганнары белән күрешеп, кергән кунакларны да чәй белән сыйлыйлар икән. «Сабан туе­на да төшеп менәбез, чәй дә эчәргә өлгерәбез», – ди Фирдәвес апа, самавырда чәй кайната-кайната.

Бабайларга – тәкә, малайларга – скутер

Республика мөселман балалар Сабан туеның тагын бер мөһим өлеше – көрәш. Быел 2001 елда һәм 2001 елдан соң туган ир балалар һәм егетләр биш авырлык категориясендә (36 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 килограммнан югарырак) бил алышырга мәйданга чыктылар. Көрәш башлану белән, халык бирегә агылды – барысы бертавыштан уллары, дуслары өчен җан атты. Кызу башланып киткән балалар көрәше туктап торган арада, мәйданга бил алышырга аксакал бабайларны дәштеләр. Яшьлекләрендә көрәшеп йөргәннәрен искә төшереп, алар тәкә өчен көч сынаша башладылар. Ә зур бүләк үз хуҗасын озак көтмәде, бабайлар арасында көрәш тиз тәмамланды. Мәйдан уртасында хәл җыеп йөргән малайлар супер бүләк – скутерга күз төшереп алдылар. Әйе, быелгы Сабан туеның абсолют батырына бүләккә скутер әзерләгәннәр. Ләкин бүләк иясен үз авыр­лыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр арасында жирәбә салу юлы белән билгеләү күздә тотыла иде. Шуңа күрә көндәшеңне җиргә салу гына җиңдем дигән сүз түгел, бәхет елмаю да кирәк.

Көрәш тәмам. Мәйданда биш үлчәү авырлыгында җиңү яулаган биш батыр егет басып тора: Балтачтан – Ильяс Юсупов (36 кг), Сабадан – Инсаф Габдрахманов (50 кг), Актаныштан – Инсаф Шәмсиев (65 кг), Кукмарадан - Инсаф Кәримуллин (75 кг), Мамадыштан – Булат Юнысов (75 килограммнан югары). Алар бишәү, ә төп приз берәү генә. Араларыннан бер бәхетлесе санаулы мизгелләрдән әлеге бүләкнең иясе булачак! Хөкемдар абыйлары түбәтәйгә бөкләп биш кәгазь салды, ягъни жирәбә салу өлеше башланды. Шул кәгазьләрнең дүртесенә – «Рәхмәт», ә берсенә «Скутер» дип язылган. Егетләр, дулкынланып, түбәтәйдән кәгазьләрне тартып чыгардылар. Бар мәйдан, тын да алмый, бәхетле егетнең сөенечтән сикерүен көтте. Шул вакыт югары үлчәү авырлыгында батыр калган Мамадыш егете Булат Юнысов: «Скутер!» – дип сөрән салды. Улының җиңүенә бигрәк тә әтисе сөенде: «Улым кечкенәдән бирле көрәшә, җиңүе беренче генә түгел. Быел унберенче сыйныфны тәмамлады, КХТИга укырга керергә җыена». Җиңүчене котлап, егетләр батырны күккә чөйделәр, ә Җәлил хәзрәт аңа скутер ачкычын тапшыр­ды. Җиңүенә әле дә ышана алмаган Булат мәйдан буйлап скутерда йөреп килде, туганнарыннан котлау сүзләрен ишетте. Ә башка җиңүче егетләргә исә истәлек­ле бүләкләр, I, II, III урынга лаек булучыларга акчалата премия бирелде.

Рәфидә Галимҗанова

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading