16+

Яз килгән, дип саташырсың, әй

Татарстанда сирень агачлары чәчәктә. Табигатьтә көз фасылы икәнлеген белмәсәң, яз килгән, дип саташырсың, әй. Казанның юл хуҗалыгы оешмалары алай чәчәкләргә хисләнеп утырмый, алар 15 октябрьдән кышкы чор эшчәнлек режимына күчте инде.

Яз килгән, дип саташырсың, әй

Татарстанда сирень агачлары чәчәктә. Табигатьтә көз фасылы икәнлеген белмәсәң, яз килгән, дип саташырсың, әй. Казанның юл хуҗалыгы оешмалары алай чәчәкләргә хисләнеп утырмый, алар 15 октябрьдән кышкы чор эшчәнлек режимына күчте инде.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, Казанда кышкы чорда 596 берәмлек махсуслаштырылган техника файдаланылачак. Башкалада гомум исәптә 1900 километр юлны кардан җыештырырга кирәк була. Бу – 8 миллион квадрат метр тирәсе мәйдан.  Республика бюджетыннан 65 миллион сумга 41 берәмлек “КамАЗ” машинасы капиталь ремонтланган. Тротуарларны һәм җәяүлеләр юлларын 600 эшче кардан җыештырачак, алар карамагына 90 берәмлек кече техника бирелгән.

Юлларга һәм торотуарларга сибү өчен 75 мең тонна тоз-ком катнашмасы һәм 9,5 мең тонна реагент хәстәрләнгән. Казанда декабрьдә Гадел Кутуй урамында кар эретү камерасын сафка бастыру планлаштырылган.

Игорь Куляжев таныштырганча, әлеге камера тәүлегенә 3600 кубометр кар эретү куәтенә ия. Совет, Вахитов һәм Идел буе районнары юлларындагы карны чыгару һәм эретү вакыты кыскара. Нәтиҗәдә, шәһәрдәге камераларның эшчәнлеге тәүлегенә 156 кубометр кар эретү куәтенә җитәчәк.
Алты камерага тагын берәү өстәлә, – дип фикере белән уртаклашты мэр Илсур Метшин.Карны аерым җир мәйданнарына вакытлы тупламыйча, турыдан-туры эретеп бару – безнең хыял. Аномаль күренешләр, дәвамлы бураннар булмаса, без шәһәрдәге карны эретеп өлгерә алачакбыз. Шул рәвешле, шәһәребездәге экологик хәлне тагын да яхшырту юнәлешендә ышанычлы һәм эзлекле төстә алга барабыз.
 Казанда юл хуҗалыгы оешмаларының кышкы чор эш режимы гадәттә 182 көнне тәшкил итә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading