16+

Язмышларыннан читенсенеп клубка йөрмиләр

Балтач районы Кариле авылында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен матур бәйрәм узды. Безнең арада бар шундый кешеләр, алар клубка концертларга йөри алмый. Язмышларыннан читенсенәләр... Ә мондый бәйрәмдә якыннан тере артист, алып баручыны күрәләр, алар белән бергә җырлыйлар, бииләр.

Алар тырыш, бар яктан да булгач, үзем чын күңелдән әлеге бәйрәмне оештырып уздырам. Быел бәйрәмебез тагын да үзенчәлекле матур, күңелле узды. Шушы чарага чын күңелдән Казаннан кайткан Татарстаның бердәнбер иң оста алып баручысы Илмир Ямалов бәйрәмебезгә ямь өстәп китте.

Сүземне тыңлап кайткан Илмир Илдус улына бик рәхмәтле мин. Шуның хәтле якын итеп безне, һәрберебез белән бер дулкында аралашып, җырлап, биеп, бәйрәм рухы өстәп китте. Үзенең хезмәттәше, җырчы Илсур Шәйдуллинга да зур рәхмәт. Әлбәттә, бу чарада һәрчак ярдәм итеп торучы Балтачның "Нур" мәчете имамы Илгиз хәзрәт Ахмадуллинга Аллаһ рәхмәте яусын. 

Мин үзем “Фикердәш” клубын җитәклим. Ул Балтач районының инвалидлар оешмасы белән берлектә оешып, бик матур гына эшләп килә. Бу клуб ачылганнан бирле, аның җитәкчесе булып торам. Быел безнең оешканга 19 ел. Биредә төрле категорияле мөмкинлекләре чикле, бик актив кешеләр йөри. Арабызда яше дә һәм олы кешеләр дә бар. Шушы ел эчендә алар район һәм республика күләмендә узган төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар яулады. Арабызда спортчылар, иҗат кешеләре дә бар. Татарстан, Россия һәм чит илдә узган дөнья чемпионнары бар.

Һәрдаим мавыктыргыч чаралар уздырабыз. Үзебезнең сәләтне төрле яктан ачып, бер-беребезгә булышып, бердәм дус-тату булып яшибез.

"Фикердәш" клубының җитәкчесе, шагыйрә, дөнья чемпионы Чулпан Габделганиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading