16+

Язны нинди рухта каршылыйсыз?

Шәһәр урамнарына чыгып, калада яшәүчеләрнең фикерләрен тыңладык.

Шәһәр урамнарына чыгып, калада яшәүчеләрнең фикерләрен тыңладык.

Гәрәй Рәхим,
язучы:

Камилә Шәһәбиева,
журналист:

– Табигатьтәге яз фасылы турында уйлау да онытылды, ахрысы. Бу коронавирус белән дөнья тукталып, миңгерәүләнеп калды, диярсең. Авыр хәбәрләр тәмам туйдырды. Россиядә, шул исәптән Татарстанда медицина көчле. Вируска каршы дару-вакцина уйлап табачакларына һәм җитештерә башлаячакларына тулысынча ышанам. Хәзер урта гасыр түгел бит инде, шунлыктан һич төшенкелеккә бирелмим. Кибетләрдән төрле чәчәк орлыклары алып куйдым, киләчәккә омтылып яшәргә кирәк.

Илһамия Зиннәтуллина,
пенсионер:

– Казанда март аенда кар эреп беткән иде инде, 24 мартка каршы төндә ап-ак итеп кар явып куйды. Кыш бабай: «Әле саубуллашырга ашыкмагыз», – диде бугай. Хәерле язлар килсен, җәйләре имин булсын иде инде. Хәзер кар эреп бетеп, май аенда агачлар чәчәк аткач, кабат суытмасын иде. Җәй яңгырлар яусын, уңышлар мул булсын. Казанда шимбә көннәрендә язгы ярминкәләр башланды, авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт! Киләсе көздә дә ярминкәләргә чыгарга язсын.


Юлия Фәсәхова,
хезмәткәр:

– Ел фасылларыннан язны күбрәк яратам, чөнки 30 майда туганмын. Меңнәрчә чакрымнарга сузылган ком чүлләрендә бер үсемлек күрмәссең. Без – бәхетле, Татарстанда бөтен табигать шау чәчәккә күмелә, елгалар һәм күлләр санап бетергесез. Шушы бай һәм матур табигатебезнең кадерен белеп яшик, чүпләрне теләсә кая ташламыйк. Язлардан илһам һәм дәрт алам. Тормыш матур бит, илһамланып һәм матур өметләр белән яшик.

Шамил Хәлиуллов,
телеоператор:

– Быел кыш буена язны каршылыйм мин. Чатнама салкын хөкем сөрергә тиешле декабрь аенда да түбәләрдән тамчы тамды. Җылы, рәхәт! Урамдагы яз – табигатьнеке ул, синең күңелеңдә яз булсын. Гаиләңдә тыныч, туганнарың һәм дусларың исән-сау икән, моннан да зур шатлык юк. Һич төшенкелеккә бирелмим, һәр көннең кадерен белеп яшим. Телефонга ябышып, төрле имеш-мимеш җыеп утырганчы, тәрәзәдән урамны күзәтү күпкә файдалырак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading