Бер-береңнең хәлен белү – саваплы гамәл. Газетабыз әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә исемнәре билгеле, әмма олыгаеп баручы шәхесләрне кабат барларга алына. Хәлегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар? Исән-имин генә яшисезме? Аралашып хәл белешү, бер сөйләшеп утыруга ни җитә? Кайчак бер-беребезнең кирәклеген тоеп яшәү өчен дә әнә шундый очрашулар кирәк. Без бу юлы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар әдәбиятында үз урыны булган шагыйрә Резеда апа Вәлиева янында кунакта.
«Килгәнең өчен рәхмәт»
Резеда апа белән якыннан аралаша башлауга да егерме елдан артык вакыт үткән. Киңәшләшәбез, серләшәбез, шигырьләр укыйбыз. Аның янына килеп йөрүчеләр бик күп. Җырчы-композиторлар, укытучылар, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр. Ул аларның һәрберсен җылы каршылый, чиксез шатлана. Һәркем биредә шагыйрә дөньясына чума. Әдәбият-сәнгатьнең үткәне-киләчәге, балалар әдәбияты, балаларның татарча яхшы итеп шигырь сөйләүләре, җырлар-шигырьләр язылу тарихы – болар барысы да әңгәмәләребездә күтәрелгән темалар. Шагыйрәнең планетасы башка – бу йортка аяк басуга, сулыш алулар киңәя, үзеңне башкача итеп хис итәсең. Менә шагыйрәнең язу өстәле. Шунда ул яңа шигырьләр иҗат итә, биредә яңа җырлар туа. Утыз елдан артык нәшриятта эшләгән редактор буларак, ул кулъязмаларын редакцияли, яңа китапларын әзерли. Гомумән, 90нчы дистәне ваклап баручы Резеда апаның эш өстәле янына килмичә калмаган көне юк. «Эшли башлауга, бөтенләй терелеп китәм, язам да язам», – дип сөйли ул. Резеда апа, сөбханалла, бүген дә көр күңелле, зиһенле. Казанда улы Айрат тәрбиясендә яши.
Аның фатирында, әйткәнемчә, кунаклар өзелми. Һәркемне кабул итә. «Әле генә Төмәннән якын дустым Бибинур килеп торып китте. Рәмзия һәм Нәфкать Нигъмәтуллиннар еш килә. Килүчеләр күп. Хәлемне белеп кенә торалар. Барысына да рәхмәтлемен, – ди ул. – Ә шигырьләргә килгәндә, яңалары туа, көтелмәгәндә языла да куела. Сизми дә каласың аны».
«Карыйм да борчылам»
Резеда апа Татарстандагы һәм Россиядәге яңалыкларны күзәтеп, карап бара. Телевизор экраннарыннан яңа җырлар тыңлый. Кайчак түзә алмыйча сүндереп тә куя. «Кичә хыялый булып яттым. Улым Айрат өйдә эшләде. Мин телевизор карап, андагы хәлләргә борчылдым. Ага халык. Су, күпме йортлар калган. Афәт бит бу!» Олы кешенең борчылуы да урынлы. Шагыйрә йөрәге аз гына хәсрәтне дә борчылып кабул итә. Авыр сугыш елларына туры килгән балачагын, апасының озын толымын кисеп фронтка китеп баруларын, әткәсе-әнкәсен үлеме, гомер буе парлашып яшәгән ире Фаршатны югалтулар – болар берсе дә эзсез генә узмаган. Шагыйрә күңелендәге сагыш-моңнарын шигырьләренә сала. Балалар өчен матур-матур әсәрләр иҗат итә.
Фото: infourok.ru
Менә әле дә популяр шигырь һәм җырларыннан торган яңа китабын әзерли ул. 1983 елда аның 8 мең тираж белән «Сүнмәс чәчәкләр» дип аталган кечкенә генә җыентыгы басылып чыга. Ул чакта китапның бер данәсе 30 тиен булган. Нәшрияттан чыккан китапларның бик тиз таралып бетүенә аптырап торганда, ире Фаршат аларны бер районга командировкага баргач, район кибетендә күпләп торганын күреп ала. Аннан аларны нәшрият аша Казанга кире кайтарта. Әнә шулай урау юллар белән әлеге китапчык үз укучысын таба. Соңрак китапны бик күпләр сорый. Укырга да, кесәгә-сумкага салырга да җайлы җыентык була ул. Әнә шундый җыйнак китапчык әзерләп йөреше Резеда апаның. Моннан тыш, ул поэмаларын аерым китап итеп әзерләгән. Күптән түгел балалар өчен бик тә мавыктыргыч китабы басылып чыккан. Шагыйрә әйтүенчә, китапларны гел сорап торалар.
«Бал белән чәй эчик»
Резеда апа белән чәй эчәбез. «Бал кабып эч, Башкортстаннан», – ди ул, балны мактап. Үзенең шулай туган якларын искә алуы. «Резеда апа, сезнең Башкортстанда туганнар бармы?» – дип сорамыйча кала алмыйм. «Әле килеп киттеләр. Әткәй ягыннан килеп эзләп табалар. Шуларның берсе Наил һәм Миңсылу, ике оныгын алып килгәннәр иде. Аннан Дүшәмбикәнең үзеннән килделәр. Онытмыйлар, килеп торалар. Мин бит Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында туганмын. Аннан соң без икенче авылга күченгәнбез, укытучылар гаиләсе бит». Әйе әтисе Тәфкалун абый – РСФСРның атказанган укытучысы, 40 ел укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән. Әнисе Марзия апа – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза.
Туганнан алып сәяхәт итә башлаган кыз кая да булса бармыйча түзә алмый. Резеда апаның районнарга еш баруын да, зур залларны бер учта тотып шигырьләрен ятта сөйләгәнен дә хәтерлибез әле. Быел да Түбән Камага берничә тапкыр барырга насыйп була.
– Беренчесендә балалар бакчасына бардым. Бик күңелле үтте. Ел башында ук. Бер ай үтмәде, тагын чакырдылар. Аннан соң өченче тапкыр мәдәният йортындагы кичәгә. Зал тулы. Шаккаткыч булды. Йомшак машинада гына алып кайттылар. Аннары Казанда ике балалар бакчасына бардым. Бик күңелле чаралар булды. Шундый очрашулар булса, китапларым чыкса – куанам. Айратым исән булсын, үзем. Очрашуларга баргач, мәдәният йортларында шигърият кичәсенә билет сатабыз дигәч тә риза булмыйм. Әле Саба якларына кайтып киләсем килә, – дип сөйли ул.
Гомер шулай үтә, әле генә кыз бала булып йөрисең, аннары гаилә барлыкка килә, балаларны карарга кирәк. «Ә картаюның нәрсә икәнен дә белмисез әле. Шуңа да күбрәк эшләп калырга тырышыгыз», – ди Резеда апа Вәлиева. 1960 елда аның «Минем дусларым» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң «Калган эшкә кар ява» дигән әкият-поэмасы, «Нәниләргә бүләк», «Канатлы җайдак», «Якты йолдызым», «Батырлык турында җыр», «Ипекәем, ипекәй», «Әниемә бүләгем», «Зәңгәр иртә», «Язгы сулар», «Шиңмәс чәчәкләр», «Дәү әнигә барабыз», «Китмә, сөю» дигән шигъри китаплары дөнья күрә. Шагыйрә тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшләгән. Татар балалары Н.Верзилинның «Робинзон эзләреннән», Н.Поповның «Андрейның яшьлеге», Л.Воронкованың «Дәү апа», А.Бартоның «Безнең бәйрәм», С.Михалковның «Дустым белән икебез» кебек әсәрләрне аның тәрҗемәсендә укыйлар.
Фото: www.millattashlar.ru
Комментарийлар