16+

Язучылар йомгак ясады: кемнедер югалтып, кемдер табылган

Декабрь азагы эшләгән эшләргә йомгак ясый һәм киләчәккә максатлар билгели торган чор.

Язучылар йомгак ясады: кемнедер югалтып, кемдер табылган

Декабрь азагы эшләгән эшләргә йомгак ясый һәм киләчәккә максатлар билгели торган чор.

Татарстан Язучылар берлеге  дә үзенең ел буе кылган гамәлләренә нәтиҗә ясарга дип, 21 декабрь көнне Язучыларның Тукай клубына «Әдәби ел йомгаклары»на җыелды. Эчендә җаны булган һәр каләм иясенең  ара ераклыгына да,  яшәлгән еллар санына да карамыйча, әлеге чарага килергә тырышуы сөйләшүнең бик мөһим һәм җитди булырын күрсәтте. Һәм ул шулай булып чыкты да. Берлек рәисе Данил Салихов барлык   катнашучыларга олы рәхмәт әйтеп, җыелышны ачык дип белдереп, аның дилбегәсен халык шагыйре Зиннур Мансуровка тапшыргач, анысы бер ел эчендә арабыздан бакыйлыкка күчкән  ун каләмдәшебезнең исемнәрен атады. Аларны «Урыннары җәннәттә булсын!» дип  бер минутлык тынлык белән искә алдык. Ләкин бәхеткә, әдәбият арбасы буш тормый. Ул берлеккә җиз иләк аша иләнеп кабул ителгән яңа әгъзалар белән дә баеган.  Аларның унысына да  «Төкле аягыгыз белән!» - дип фатиха бирдек. Әдәбиятыбыз, мәдәниятыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән каләмдәшләпебез төрле дәрәҗәдәге грамоталар, дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Премия лауреатларының да исемнәрен кабат ишеттек. Шушы  күңелле мизгелләрдән соң берлек рәисенең  доклады булды. Ул эшләгән эшләргә җентекләп йомгак ясады. Бер генә вакыйга, бер генә юбилей-чара  да күз уңыннан төшеп калмаган.

Аннары әдәбиятның төрле жанрлары: поэзия, проза, драматургия, әддби тәнкыйтҗ, балалар әдәбияты буенча докладлар тыңладык. Рус телендә язучы каләмдәшләребез иҗаты буенча да аерым чыгыш булды.  Аларның барысында да булган кайбер кимчелекләргә төртеп күрсәтеп кенә калынмаган, киләчәккә планнар да билгеләнгән иде. Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеген җитәкләүче Айсылу Галееваның чыгышы аеруча саллы булды. Әдәбиятыбызның киләчәге бүген  китаплы бала  кулында булуын белгәнгә күрә үзе дә өч бала әнисе булган мөхәррир сабыйлар китабының язмышы өчен чын күңелдән борчылуын яшермәде.

Төшке аштан соң сөйләшү тагын да җанлырак төс алды.  Бу аңлашыла да. Милли мәгарифебез, мәктәпләрдә ике сәгать кенә өйрәнелүгә калган туган телебез турында кайгыртмаган язучы була димени?! Сүз үзеннән үзе шул үтә дә җитди һәм четерекле, йөрәк ярабыз булган темага килеп җиткән иде. Мөнбәргә чиратлашып Рабит Батулла, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Нәҗибә Сафина чыкты.  Барысының да телендә шул бер сүз “туган телебезне  ничек саклап калырга?” Чит ил тәҗрибәләре мисалга китерелде. Тәкъдимнәр дә яңгырады. Ләкин алар берсе дә бүген тотып тормышка аша торган түгел иде.  Шуңа күрә дә кулына каләм кысканнарга (аксакалына да, башлап язучысына да) язмышлары белән ризалашып, туган тел сагында һәркем  үзе торырга тиеш икәнлегенә тагын бер тапкыр инанып, таралышырга туры килде. Җыелышта әйтелми калган фикерләр киләчәктә укучы яратып укый торган әсәрләр: шигырь-поэмалар,  повесть-романнар булып дөнья күрер дип ышанасы килә.

 

Фото: Татар-информ/ Салават Камалетдинов

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading