«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе кабат студентлар укытмакчы
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе быел да журналист буласы килгән яшьләр арасында «Әйдә ТНВга» дигән бәйге оештыра.
Җиңүчеләр Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча яңа милли медиа юнәлешендә белем алачак. Дүрт ел дәвамындагы уку чыгымнарын «Яңа Гасыр» үзе каплый.
Мәгълүм булганча, моннан ике ел элек Казан университеты журналистика бүлегендә бюджет урыннарын бетерде. Моннан соң тормышларын журналистика белән бәйлисе килгән яшьләр елына якынча 140 мең сум акча түләп укырга тиеш иде. Бу, әлбәттә, журналистлыкка укырга керергә теләүчеләрнең санын киметә. Теләкләре булса да, аларның ел саен шуның кадәр суммада акчалары җитмәскә мөмкин. Әлеге проблеманы беренчеләрдән булып «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе күтәреп чыкты. Һәм, конкурс оештырып, иң яхшы дип табылган кандидатларны үз акчасына укытырга булды.
– Кадрлар белән кытлык хәзер, үзебезгә аларны әзерләргә туры килә. Бюджет урыннары булмау аеруча да милли кадрларда кытлык тудырыр иде. Алга таба үзебезгә күпме белгеч кирәк булачагын санап чыгардык инде. Дөнья үзгәрә, кемдер кияүгә чыга, башка шәһәргә күченеп китә. Шуңа күрә хәзер ике телле – билингваль кадрлар әзерләүгә басым ясыйбыз. Бу безнең киләчәкне күз уңында тотып башкарылган проект, – диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова да хәзерге вакытта ике телдә эшли алучы журналистларның күбрәк акча эшләвенә басым ясады.
Узган елны бәйгедә мәктәп тәмамлаган балалар гына катнаша ала иде. Быел урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган яшьләргә дә үзен сынап карау мөмкинлеге бирәләр. Бәйгедә катнашучы кешеләр рус теле һәм әдәбиятыннан БДИ да тапшырырга тиеш әле. Казан федераль университеты шартлары буенча да әлеге фәннәрдән имтихан бирү каралган иде.
– Укырга теләгән кеше өчен журналистика акча эшләү мөмкинлеге генә түгел, ә күңел кушуы буенча башкарыла торган эш булырга тиеш. Студентларның бер шатлыгы бар инде – укып бетерүгә, эшләре көтеп тора, – ди Илшат Әминов.
Студентлар, укып бетергәч тә, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә биш ел эшләргә тиеш булачак.
Узган елны 41 гариза килгән, жюри әгъзалары өч кызны сайлап алган. Араларында бер егет тә юк. Гомумән, журналистика өлкәсендә аларга кытлык хәзер.
– Без гендерлык принциплары буенча сайламадык, кызлар көчлерәк, әзерлеклерәк булып чыкты, шул гына, – дип аңлатты бу хәлне Мәдинә Тимерҗанова.
Хәзерге вакытта «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә дүрт канал карый. Җитәкчелек сүзләренчә, әле дә аларда кадрлар туплау эше бара.
– Эш күп, кеше кирәк. Кайвакыт үстереп кенә җибәрәбез, башкалар алып китә. Безгә хәзер инде журналист кына түгел, ә педагог, психолог та булган, ике телне камил белгән журналист кирәк. Бүген журналист күпфункцияле булырга тиеш, – ди Илшат Әминов.
Грант оту өчен иҗади бәйге 2 апрельдән 17 майга кадәр 3 турда үткәрелә:
I тур читтән торып уздырыла. Анда катнашу өчен «Якын дустым» темасына эссе язарга кирәк. Текстны 19 апрельгә кадәр pr_tnv@mail.ru электрон адресы буенча юлларга кирәк.
II тур да читтән торып уздырыла. Иҗади конкурс «Мин – кадрда» дип атала. Биредә үзенчәлекле итеп үз-үзеңне кадрда тәкъдим итәргә кирәк. Видеоязма ике минуттан артмаска тиеш. Видеоны шул ук электрон адрес буенча 30 апрельгә кадәр җибәрергә кирәк.
III тур – йомгаклау конкурсы, телекомпаниядә уздырыла. Булачак студент берәр танылган шәхестән интервью алырга тиеш булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар