16+

“Әйе” димә. “Юк” та димә. Мошенниклар ничек алдыйлар?

Кырыгалдарлар кармагына эләкмәс өчен гади генә киңәшләрне колакка киртләп куярга кирәк. Мошенниклар активлашканнан-активлаша. Быелның беренче кварталында кибермошенниклардан килгән зыян 2,9 млрд сумны тәшкил иткән.

Алар иң күп куллана торган алым – телефон аша ялган юлы белән яшерен мәгълүматлар алырга тырышу.

Бу вакытта беренче киңәш – «әйе» яки «юк» дип әйтмәү. Бу сүзләрне куллану, кыска вакытлы гына сөйләшүдә дә мошенникларга кредит теркәргә ярдәм итә ала, чөнки аферистлар аны диктофонга яздырып бара. Шуңа күрә билгесез кешеләр белән телефоннан сөйләшкәндә, хәтта алар үзләрен Эчке эшләр министрлыгы яки банк хезмәткәре дип таныштырса да, гади сүзләр белән сөйләшергә ярамый.  

«Сезнең хакта яшерен мәгълүматларны белеп, мондый язманы шул ук банкка яки оешмага шалтыратканда кулланырга була, чөнки андагы автоответчиклар тавышны таный», – дип кисәтә юрист Егор Редин.

Әгәр телефоннан шикле сөйләшү котылгысыз икән, озын җөмләләр белән сөйләшү яхшырак. Мәсәлән, «Шул, шул кешене ишетә аламмы?» дигән сорауга белгечләр: «Тыңлыйм сезне. Сез нинди сорау буенча шалтыратасыз?» – дип җавап бирергә киңәш итә.

Төп кагыйдәне истә тотарга кирәк, банклар төрле операцияләр буенча клиентларына шалтыратмый, шулай ук алардан банк счетлары реквизитларын һәм яшерен мәгълүматлар таләп итми.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading