16+

Җәйге каникулга чыктык: юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү аеруча мөһим

Җәй көне каникул чорында юл иминлеген кабат искә төшерү аеруча мөһим. Кайберәүләр балаларын авылга кайтарып куя, алар көне буе урамда, иректә. Көннәр җылынуга кыш буе тик яткан велосипедлар да хәрәкәткә чыга.

Җәйге каникулга чыктык: юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү аеруча мөһим

Җәй көне каникул чорында юл иминлеген кабат искә төшерү аеруча мөһим. Кайберәүләр балаларын авылга кайтарып куя, алар көне буе урамда, иректә. Көннәр җылынуга кыш буе тик яткан велосипедлар да хәрәкәткә чыга.

Кыскасы, иминлек мәсьәләсе баш калкыта.
Юлларда саклык чаралары турында Татарстан ЮХИДИ идарәсенең җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Дамир БИКМӨХӘММӘТОВ белән сөйләштек.

– Дамир әфәнде, балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү мөһим, җәйге чорда бу аеруча актуаль. Былтыргы белән чагыштырганда күрсәткечләр ничегрәк? Һәлакәтләр саны кимемәдеме?
– Җәй көне балалар гел урамда, олылар тарафыннан игътибар, күзәтү дә җитеп бетмәскә мөмкин. Шуңа да юл йөрү кагыйдәләрен белү, саклык чараларын күрү мөһим.
Быелның биш аенда республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 125 юл һәлакәте теркәлде. Авариядә 4 бала һәлак булды. 139ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Былтыргы белән чагыштырганда өч күрсәткеч буенча үзгәреш күзәтелә. Юл һәлакәтләре – 70 фактка, һәлак булучылар саны – 3 кешегә, имгәнүчеләр 67 балага кимегән. Шул ук вакытта балалар катнашында юл һәлакәтләре республиканың ун районында: Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Питрәч, Балык Бистәсе, Чирмешән һәм Чистайда артты.

– Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең төп сәбәбе нидә?
– Күп очракта бала пассажир ролендә зыян күрә. Быел шундый 71 һәлакәт теркәлде. Бу балалар белән бәйле юл һәлакәтләренең 57 процентын тәшкил итә. Машина йөртүчеләр үзләре гаепле: йә тизлекне арттыралар, йә каршы як полосага чыгалар. Югыйсә, балаларны машинада йөрткәндә иң күбе сәгатенә 60 чакрым тизлек белән бару гына куркынычсыз булып санала. Әле быел гына Казан – Шәмәрдән юлында бер фаҗига булган иде. “ВАЗ” машинасын йөртүче хатын-кыз, һава шартларын исәпкә алмыйча, тиешле тизлекне сакламыйча каршы як полосага чыккан һәм “Мерседес” машинасы белән бәрелешкән. Арткы утыргычтагы махсус креслода булмаган 8 яшьлек баласы, үзе дә вафат булды.

– Балаларны креслода йөртү кагыйдәләрен дә искә төшереп китегез әле.
– Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.23нче маддәсе 3нче бүлеге буенча баланы машинада тиешенчә утыртып йөртмәгән өчен 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Быел 4 меңнән артык машина йөртүче әлеге штрафка тартылды. Кагыйдә буенча 7 яшькә кадәр баланы бары махсус креслода гына йөртергә ярый. 12 яшь тулганнан соң бала олылар кебек үк куркынычсызлык каешларын эләктерергә бурычлы. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны 12 яшькә кадәр махсус креслода утыртып йөрергә киңәш итә. Баланың гомере бәһасез. Аның өчен әти-әнисе җаваплы икәнне онытмасак иде.

– Җәяүле балалар да юл һәлакәтләренә еш очрый...
– Узган ел белән чагыштырганда азрак булса да, быелның биш аенда да җәяүле балалар катнашында 50 юл һәлакәте теркәлгән. Анда 53 бала зыян күргән. Быел 29 майда, мәсәлән, Яшел Үзән шәһәрендә “Газель” машинасын йөртүче көйләнми торган җәяүле кичүе аша олылардан башка чыгып баручы 6 һәм 7 яшьлек ике баланы бәрдергән. Сабыйлар җитди имгәнгән.

– Әле күптән түгел Яшел Үзәндә булган тагын бер фаҗига дә күпләрне борчуга салды. Норлат – Акъегет юлында каникулга авылга кайткан балаларны тукталышта торганда машина бәрдергән иде.
– Ул вакыйга да таныш. “Ваз-2114” машинасын йөртүче төнге сәгать беренче яртыда тиешле тизлекне сакламыйча тукталышта торган өч кызны бәрдергән. Кызлар тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Хәзер дә ул балаларның шулай соң урамда нишләп йөргәннәрен аңлый алмыйбыз. Әти-әниләре кая караган? 2010 елдан Татарстанда гамәлгә кергән 71нче канунның 4нче маддәсе буенча балалар олылардан башка төнлә урамда йөрергә тиеш түгел.

– Төнге вакыт дигәннән, эңгер-меңгердә яктылык кайтаручы элементлар тагып йөрү юл һәлакәтләрен ни дәрәҗәдә киметә?
– Караңгы вакытта быелның биш аенда балалар катнашында 11 юл һәлакәте теркәлгән. Анда 12 бала имгәнгән. Юлда йөрү кагыйдәләренең 4.1нче пункты нигезендә караңгы вакытта, юл начар күренгәндә юлга чыкканда яктылык кайтаручы элементлар йөртергә кирәк. Ә торак пукттан читтә булганда, олы юлда алар – мәҗбүри. Яктылык кайтаручы элемент булмаган өчен 500 сум штраф каралган. Бу элементлар: беләзек, тасма, төрле ябыштыра торган әйберләр юл һәлакәтләрен 6,5 тапкырга киметергә ярдәм итә. Караңгыда машина фарасында кеше 50 метрдан күренсә, яктылык кайтаручы элемент булганда 200 метрдан үк абайлана.

– Велосипедчылар белән бәйле һәлакәтләрне кимеү өчен нишләргә?
Быел велосипедчылар катнашында дүрт юл һәлакәтендә 4 бала имгәнергә өлгерде инде. Мисал өчен, 7 майда Түбән Камада “Киа” машинасы юл кичүе аша велосипедта чыгып барган 11 яшьлек баланы бәрдергән иде. Бала хастаханәгә озатылды. Искәртәсем килә, юл йөрү кагыйдәләре буенча 14 яшь тулмыйча балаларга велосипедта машина юлына чыгу тыела. Җәяүле кичүе аша чыкканда велосипедчы бары җәяүле буларак кына, ягъни велосипедыннан төшеп кенә чыга ала. Велосипедта йөргәндә балаларга гына түгел, олыларга да саклану чараларын күрергә, махсус шлем, тезгә саклавычлар кияргә киңәш итәбез. Шулай ук самокатлар белән дә олы юлларга чыгарга рөхсәт ителми.
Таныклыгы булмаган килеш машина, мотоцикл йөртү очраклары булу да борчый. Әти-әни баласын тезләренә утыртып та йөри, балигъ булмаган балага машина рулен тапшыра. Кайбер балалар әйтмичә дә машина ачкычын алып чыга. Бу хәлләр аяныч төгәлләнергә мөмкин. Тукай районында 14 яшьлек үсмер, мәсәлән, таныклыгы булмаган килеш мотоцикл йөрткәндә, 10 яшьлек бер кызны бәрдергән. Зыян күргән бала хастаханәгә озатылган. Бу мәсьәләдә игътибарлырак булсак иде. Мопедларда 16 яше тулмаган балаларга йөрү рөхсәт ителми. Ә мотоциклда бары 18 тулгач, махсус таныклык белән генә йөрергә ярый.

– Бала юл һәлакәтен бозса, нинди җаваплылык каралган?
 – 16 яшькәчә бала юл һәлакәтен бозган икән аңа рапорт төзелә. Эшен балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә җибәрәләр. Баланы исәпкә бастырырга да мөмкиннәр. “Стоп. Синең гомерең куркыныч астында” дигән белешмәлек баланың уку урынына җибәрелә. Анда аның әниләре белән берлектә кисәтү эше алып барыла. Балалар өчен беренче чиратта әти-әни үрнәк икәнне онытмыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading