16+

Һәйкәлләргә бергәләшеп тотынсаң, яхшырак саклана

Җир йөзеннән меңләгән мәдәни мирас юкка чыккан инде. Вакыт тәэсирендә, һәм ни кызганыч, сугышлар сәбәбендә, тарихи һәйкәлләр һаман җимерелә. "Мондый хәлләргә юл куярга ярамый", - ди белгечләр. Татарстан исә тарихи корылмаларны саклау буенча шактый тәҗрибәгә ия. 

Һәйкәлләргә бергәләшеп тотынсаң, яхшырак саклана

Җир йөзеннән меңләгән мәдәни мирас юкка чыккан инде. Вакыт тәэсирендә, һәм ни кызганыч, сугышлар сәбәбендә, тарихи һәйкәлләр һаман җимерелә. "Мондый хәлләргә юл куярга ярамый", - ди белгечләр. Татарстан исә тарихи корылмаларны саклау буенча шактый тәҗрибәгә ия. 

Татарстанда 22-23 октябрьләрдә Болгар тарихи-археология комплексында Россия, Казахстан һәм Таҗикстан белгечләре катнашында халыкара археология симпозиумы булды. Әлеге чара “Үзәк Азия тикшеренүләр институты” автоном коммерциячел булмаган оешмасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты, Таҗикстан Республикасы Фәннәр академиясенең А. Дониш исемендәге Тарих, археология һәм этнография институты тарафыннан онлайн форматта ягъни видеоконференция рәвешендә оештырылды.

- Татарстан җирлегендәге Бөек Болгар гарәп елъязмаларында 1100 ел элек үк телгә алына, - дип башлады сүзен “Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет милли комитеты” (ИКОМОС Россия) вице-президенты Рафаэль Вәлиев. - Казан Кремле 20 ел элек ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни мирас исемлегенә кертелде. Аннан соң Болгар һәм Успенский соборы шушы дәрәҗәгә лаек булды. ЮНЕСКО исемлегендә тору тарихи корылмаларыбызны дөньяга танытырга ярдәм итә. Узган ел Казан Кремленә - 3 миллион, Болгар тарихи-археология комплексына һәм Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегенә 500 меңнән артык кеше килеп, экскурсияләрдә йөрде.

“Үзәк Азия тикшеренүләр институты” идарәсе рәисе Рамил Хәйретдинов борчылып сөйләгәнчә, тарихи һәйкәлләр һаман юкка чыга тора.
- Гыйракта, Сүриядә барган сугышлар сәбәбендә, дөньякүләм тарихи әһәмияткә ия корылмалар җимерелә. Мондый хәлләргә юл куярга ярамый, - диде ул. 

“Үзәк Азия тикшеренүләр институты” башкарма директоры Марат Сафин таныштырганча, симпозиумда Россия, Казахстан һәм Таҗикстан вәкилләре тарихи корылмаларны бергәләшеп саклау фикерен куәтләгән. Үзәк Азиядәге 5500 еллык тарихы булган Саразма шәһәрлеген саклау мәсьәләсе өйрәнелгән. Россия, шул исәптән, Татарстан тарихи корылмаларны саклау буенча шактый тәҗрибәгә ия. 

- Без үзебезнең тәҗрибә белән Үзәк Азиядәге тарихи корылмаларны саклауда катнашырга әзер икәнлегебезне әйттек, - диде Марат Сафин.

Россия, Казахстан һәм Таҗикстан галим-белгечләре тарихи корылмаларны саклау буенча уртак проектлар кабул итеп, аларны гамәлгә ашырырга килешенгәннәр. Рафаэль Вәлиев алхәбәр сыйфатында Казан Кремле тарихы музее барлыкка китереләчәге турында да әйтеп алды.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading