16+

Җылылыкның кайчан биреләсе билгеле булды: ә бурычлы йортлар нәрсә эшләр?

Тышкы һава температурасы биш көн дәвамында +8 градус чикләрендә торганда, үзәкләштерелгән җылылык челтәренә ялганган йортларга-биналарга җылы җибәрелә. Түләү бурычлары булган күп фатирлы йортлар җылылыктан мәхрүм калмыймы икән соң?

Җылылыкның кайчан биреләсе билгеле булды: ә бурычлы йортлар нәрсә эшләр?

Тышкы һава температурасы биш көн дәвамында +8 градус чикләрендә торганда, үзәкләштерелгән җылылык челтәренә ялганган йортларга-биналарга җылы җибәрелә. Түләү бурычлары булган күп фатирлы йортлар җылылыктан мәхрүм калмыймы икән соң?

Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрына әнә шул сорауны бирдем.

– Бурычлы йортларга да җылылык бирелә, алар, кыерсытып, аерып калдырылмый. Бурычлары бар икән, аны түләттерү чаралары күрелә. Татарстанда алай тупас чиктәге бурычлылар да юк. Коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрнең 98 проценты вакытында кереп бара, – дип җавап кайтарды министр Ирек Фәйзуллин.
Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендәге ТЭЦлар, Зәй ГРЭСы, гомумән, 140 энергия чыганагы кышкы чорга эшкә әзер. Республика буенча 2 мең километр озынлыктагы торба үткәргечләр тикшереп чыгылган. Торбаларның, гомум исәптә, 50 километр өлеше яңартылган, 50 километр өлешендә тышчасы алмаштырылган.
– Казанда узган җылыту чорында Порт урамындагы котельныйда авария килеп чыккан иде. Анда модуль котельный төзелде, ул күп фатирлы 12 йортка һәм 1 балалар бакчасына хезмәт күрсәтәчәк. Модуль котельныйларга шикләнеп карарга кирәкми, алар – заманча технология, алар – ышанычлы, – диде Ирек Фәйзуллин.
Татарстандагы муниципаль берәмлекләрнең 28е инде «кышкы көнне» санарга керешкән. Узган җылыту сезоны 235 көнне тәшкил иткән. Бу – уртача сан, чөнки барча йортларга да җылылык бер үк көнне бирелми.
– Республикадагы күп фатирлы 3216 йортка, 900 балалар бакчасына, 668 мәктәпкә һәм 1,5 мең медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау учреждениеләренә җылылык җибәрелде инде. Элек биш көн дәвамында +8 градус торганда гына җылылык бирә башлау мәҗбүри таләп иде, хәзер андый чикләү бетерелде, – диде Ирек Фәйзуллин.
Казанда үзәкләштерелгән җылылык челтәреннән 5,7 мең йорт һәм 800 социаль учреждение файдалана. Бүгенгә 165 социаль учреждениегә җылылык тоташтырылган.
Казанда җылылык тоташтыруга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен «кайнар элемтә» телефоннары:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: 519-34-65, 519-34-88;
Киров һәм Мәскәү районнары: 557-76-10;
Совет районы: 272-16-23, 272-75-70, 272-01-05;
Вахитов һәм Идел буе районнары: 277-81-41, 264-30-96.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты: 590-96-22, 590-96-23.
«Иске шәһәр» префектурасында 205-35-37 «автомат» телефоны эшли.


Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының
«кайнар элемтә» телефоннары: 8 (843) 231-14-10; 292-10-10.

Казан шәһәре башкарма комитеты 2018/2019 елгы җылыту сезонын 1 октябрьдән башлау турында карар кабул итте.

Җылылык беренче чиратта социаль учреждениеләргә җибәрелә. Казанда 174 мәктәпкә, 312 балалар бакчасына һәм 31 сәламәтлек саклау учреждениесенә җылылык бирелгән инде.

Сездә җылы бирделәрме?

Хәким Гыйләҗев, Азнакай:
– Безнең фатирга җылылыкны бер атна элек бирделәр. Җәй көне кояшта кызып калган таш йортларның җылысы сентябрь тәмамланганчы җитәр иде кебек, шулай да җылылык биргәннәр икән, бик яхшы. Май ботканы бозмый. Эссе булса, батареялардагы җайланмалар ярдәмендә, җылылыкны көйләп була, форточка ачарга мөмкин. Кемдер, иртә җылылык бирү аркасында күбрәк түлисе була, дип борчыла. Монысы – халык нәрсә сөйләргә белмәгәннән чыгарган нәрсә генә. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә нидер аңлау өчен, югары математиканы бик нык аңларга кирәк. Гади халык ул цифрларга төшенеп тә җитми, артык түләүләрнең чуты юк инде. Нишлисең? Түлисең.

Әлфия Закирова, Казан:
– Черноморская урамы, 11нче йортта яшибез. Һаман да җылылык юк әле.Туңабыз. Өстемә калын пижама киеп йөрим. Йоклаганда башыма мамык шәл бәйлим, аягыма йон оекбаш киеп ятам. Салкыннан авыруларым кузгалыр дип куркам, болай да муеннар авырта. Урамда көннәр җылы торганда, аптырамый идем, хәзер кинәт суытып җибәрде. Салкын. Электр мичем дә юк, фатирны аз булса да җылытыр өчен, духовка кабызгалыйм, газда күбрәк пешерергә тырышам.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading