16+

Җылыта: яз ашыгамы, әллә кыш ялгышамы?

Бу атна ахырында Татарстанга Италиядән җылы циклон киләчәк. Бу көннәрдә кар яуы да ихтимал.

Бу атна ахырында Татарстанга Италиядән җылы циклон киләчәк. Бу көннәрдә кар яуы да ихтимал.

Бу хакта Казан федераль университетының Экология һәм табигатьне дөрес куллану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедра мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итә.
Галим сүзләренчә, хәзер республикада Казахстаннан килгән салкын һава массалары хакимлек итә. Шуңа да 10-11 гыйнвар көннәрендә һава температурасы 10-11 градус салкын булачак.

- Урыны белән һава температурасы 25 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Ә инде шимбә, якшәмбе көннәрендә һәм киләсе атна башында җылы булачак. Һава температурасы ял көннәрендә -7 - -4 градуска кадәр, киләсе атнага -5 - -1 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, - ди Юрий Переведенцев. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading