16+

Җәйне көттек - бетмәде, өмет - салкын кышта...

Соңгы елларда үтә суык кышлар, зәһәр салкыннар булмады. Әллә шуңа төрле чирләр килеп чыктымы икән дигән уйлар да килгәли. Быелгы кышка ышаныч зур. Белгечләр әйтүенчә, коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны кышкы салкыннар башланганнан соң кимергә тиеш.

Җәйне көттек - бетмәде, өмет - салкын кышта...

Соңгы елларда үтә суык кышлар, зәһәр салкыннар булмады. Әллә шуңа төрле чирләр килеп чыктымы икән дигән уйлар да килгәли. Быелгы кышка ышаныч зур. Белгечләр әйтүенчә, коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны кышкы салкыннар башланганнан соң кимергә тиеш.

Россия Фәннәр академиясе академигы, Мәскәү дәүләт университетының иммунология һәм молекуляр биомедицина үзәге башлыгы, профессор Михаил Пальцев та: “Салкыннар башлану белән авыручылар саны кимер дип уйлыйм”,  – дип белдерә.  Чирнең язга тагын бер тапкыр көчәеп алачагын әйтә ул. Әмма ул чагында алай ук таралмаячак. Белгеч нәтиҗәле вакцина барлыкка килеренә дә ышана. Галим сүзләренә караганда, коронавирусны профилактикалауның төп чарасы – битлекләр кию. Зарарлану очракларының 90 проценты һава-тын юлы белән күчә. Белгеч, бу инфекция, беренче чиратта, үпкәләргә зыян сала, дип аңлата. Шул ук вакытта һава-тын юлы белән күчә торган башка авырулар кебек үк коронавирус та билгеле бер сезонга бәйле булачак.

Хәзергә исә барыбызга да битлекләрне кияргә кирәк. Әлбәттә, иммунитетны ныгыту, массакүләм чаралар үткәрүдән дә баш тарту да мөһим.
Күп вакыт чир берничә көннән генә үзен сиздерә башлый.  Симптомнар зарарланганнан соң өченче көннән барлыкка килә. Беренче фазада тән авырту, күзләр авырту, баш авырту, косу, эч китү, борын тыгылу, күзләр кызару, тамакны тырнау, бәвелнең яндырып чыгуы кебек билгеләр булачак.

Авыруның билгеләре булган көннәрне санау мөһим. Икенче фазадагы 4-8 көннәр чирнең көчәю вакыты. Тәм-ис сизмәү, бил авырту, күкрәкне кысу һәм хәлсезлек булачак. Күп итеп су эчегез, витаминнар ашагыз. Лимон, авокадо, сарымсак, манго, мандарин, ананас, апельсин ашагыз.

Югары температура, сулыш алу авырлашу, ис-тәм югалту, тамак кибү булса, бу вирус дигән сүз. Табибка барыгыз. 9-14 көндә  терелә башлаячаксыз. Авырый башлаган көннәрне санап барыгыз. Бизгәк тотып калтыратканчы дәвалану хәерле. Вакытында дәвалануның азагы  да яхшы була. 15- 20 минут булса да һавада йөрегез. Ял итегез һәм кимендә 7-8 сәгать йоклагыз. Су эчегез, кайнар ризык ашагыз.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading