16+

"Җиләк сатып машина алган кешеләр бар": җиләк чоры башланды

Авылларда җиләк чоры башланды.

"Җиләк сатып машина алган кешеләр бар": җиләк чоры башланды

Авылларда җиләк чоры башланды.

Кырык эше кырык якка ярылып ятса да, авыл халкы җиләк җыя. Җиләк сезоны бик кыска шул, вакытында өлгерергә кирәк. Өстәвенә, быел җиләк уңышы былтыргы белән чагыштырганда начаррак та, диләр.

Җиләк сатып, машина алалар 
«Шәһри Казан» газетасының верстка бүлегендә эшләүче Фәрит Хәмидуллин өч ел рәттән җиләк саткан. Әти-әнисе, хатыны белән Теләче районы тирәсендә җир җиләге җыя алар. 

– Без башта клиентлар табабыз, аннары гына җиләк җыябыз, – ди Фәрит. 

Бер елны 14 чиләк җиләк сатканнар. 10 литрлы бер чиләк җиләк – 1500 сумнан. Иртәнге дүртләрдә чыгып китәләр, кичке дүртләргә кадәр җыялар. Ике сәгать дигәндә, 10 литрлы чиләк тула икән. 

«Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова инде 28 ел җиләк җыя. Каенныкын да, җир җиләген дә. «Җиләкне сатып, шактый гына акча эшләп була», – ди ул. Былтыр бер атна эчендә 15 мең сум табыш алган. 

Гөлгенә тумышы белән Мамадыш ягыннан. Монда җиләк җыючыларның осталары яши, ярышып, бер-берсен уздырып эшли алар. Җиләк вакытында хәтта ашауны да оныталар, җыйган җиләкләрен олы юл кырыена алып чыгып саталар да, чишмәдән су эчеп хәл алгач, кабат җиләк аланына чумалар. «минутына йөрәк 180 тапкыр тибә. Азарт, ярыш», – диләр үзләре. Мамадышның кияүләрен дә бу эшкә өйрәтеп бетергәннәр. Җиләк сезонында хәтта ял алып, шәһәрдән кайтучылар бар икән. Җиләкле урыннарны кешегә әйтмиләр. аларны яз көне үк барлап куям, ди Гөлгенә. 

– Иремнең туган ягы Кукмарада, гадәттә, җиләк ике атнага соңрак өлгерә. Мамадыштан соң анда китәбез. Кукмарада җиләкне бөтенләй башкача җыялар, ашыкмыйча, бидон белән генә. Мин башта җиләкле җирләрне карап чыгам, аннары йөреп җыям. Иртәнге дүрттә китәбез, кичке җиделәргә кайтабыз. Бер сәгать дигәндә, 10 литр җыеп алам. Бил калмый инде анысы. Былтыр олы кызымны да өйрәттем әле, хәзер ул да ярдәм итә, – ди Гөлгенә. 

Мамадышта балаларны бу эшкә кечкенәдән өйрәтеп үстерәләр. Матур күлмәк киясең килсә, яхшы телефон кирәк булса, җиләк җыярга өйрәнәсең. 

Җиләкле бизнес начар түгел, бер майонез чиләге каен җиләген 500 сумга сатарга була. Җир җиләгенең биш литры 500-800 сум тирәсе. 

– Өч көн дигәндә, 7 мең сумнан артык акча эшләргә була. Җиләк сатып, машиналарын алыштырган, йорт-җирләрен рәткә китергән, өй түбәләрен яңарткан кешеләр дә бар, – ди Гөлгенә. 

Җиләк сатуның үз серләре. җиләкнең эреләрен җыярга тырышам, ди Гөлгенә. Андыйны сораучы күбрәк икән. Сатар алдыннан җиләкне селкетеп, күпертеп җибәрсәң, ул күбрәк күренә. Чиләге белән сатсаң, 40-100 сум чиләк акчасын да өстәп сорыйлар. Үтә күренмәле чиләктәге җиләккә ихтыяҗ зуррак. Җиләкне тагын кешесенә карап саталар әле. Акчалырак, билгеле кешеләргә кыйммәтрәк бәядән тәкъдим итәләр. 

Биш литр җиләккә – бер кило шикәр комы 
Көндәшлек бу бизнеста да бар. Клиентларны җәлеп итү өчен, кем нинди генә ысуллар кулланмый. Чаллыдан Ринат Лотфуллин биш литр җиләк алган кешегә 1 килограмм шикәр комын бушлай бирә. 3 литрдан күбрәк алсалар, җиләкне өенә кадәр китерү каралган. 

Җиләк җыярга әлеге дә баягы мамадышлылардан күреп өйрәнгән. Бергә хезмәт иткән Мамадыш егетенә кунакка кайткач, бар кешенең ябырылып җиләк җыюын күреп кызыккан. Өченче ел инде хәзер үзе җыеп сата. 

Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Гөлсинә Әдиятуллина исә каен, җир җиләген үзләренә ашар өчен җыя, ә бакча җиләген сата. Инде биш ел «фестивальная» дигән сорт үстерә ул. Бу төр иртә өлгерә, баллы, сусыл була. 

Гөлсинә апа җиләк үстерү серләрен яхшы белә. совхозда 22 ел хисапчы булып эшләгән. Еш кына аларны эшләреннән җиләк җыярга, үсенте утыртырга кырга чыгара торган булганнар. Шул чакта өйрәнгәннәре ярап куйган. 

– Буразна арасын – 70 сантиметр, җиләк белән җиләк арасын 20 сантиметр калдырып утыртырга кирәк. Суны күп сипкәнем юк, Аллаһы Тәгалә бирәм дисә, уңыш була, – ди Гөлсинә апа. 

Ул биш вакыт намазын калдырмый. Җиләкләрен дә «бисмилла» әйтеп үстерә. 

Җиләктән тыш, 40 сутый җирендә кавын, карбыз, помидор, кабак, тагын бик күп җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерә. Мал-туарлары да күп Әдиятуллиннарның. «Барысына да ничек өлгерәсез соң?» – дигәч: «Оныкларым булыша. Хәтта өч яшьлеге дә артымнан калмый, җиләк җыя», – дип көлде.


Сез быел җиләк ашадыгызмы әле?
Илсөя Бәдретдинова, җырчы: 
– Быел рәхәтләндереп ашарга өлгермәдем әле. Оренбургка Сабан туена баргач, бер-икене генә өзеп каптым. Аның каравы, җырлаганда, күземә бөтнек чалынды. Аны җыйдым да машинамның багажнигына таратып куйдым. Мин кыш буе үлән чәйләре эчәм. Җиләкне, гадәттә, контейнерларга тутырып, туңдырып куям. Бик тансыкка гына чыгарам аннары. Иң яратканым – урман җиләкләре. Аеруча тау битендә кояшта кибә башлаган җиләк тәмле була, биек үлән арасында үскәннәре эрерәк. Җиләк, дару үләннәре, юкә чәчәге җыярга дип авылга махсус кайтам. Дөрес, җиләк җыярга бик яратмыйм. Кызу канлы бит мин, сабырлыгым бер-ике стаканга гына җитә. 

Данил Сабиров, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе: 
– Быел җиләкләрне әлегә фотолардан кына күрдем әле. Безнең Балык Бистәсе яклары каен җиләгенә бай түгел. Ә менә җир җиләген рәхәтләнеп җыябыз. Уңыш яхшы булган елларда, ике сәгать дигәндә, 10 литрлы чиләкне тутырырга була. Ир-атлар, гадәттә, җиләк җыярга яратмый. Ә минем өчен бу – балык тоту кебек тынычландыра, тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга ярдәм итә торган шөгыль. Мин ашамыйча җыям, җиләкне бер капсаң, гел ашыйсы килә. җиләкне ел да кышка туңдырып куябыз. Хатын-кызлар компотын яба. Гомумән, табигать нигъмәтләрен файдаланып калырга кирәк. Кузгалактан алып кара миләш өлгергәнче, урман кешене туендыра. 

Роза Нургалиева, «Ирек мәйданы» газетасы журналисты: 
– Без үзебезнең бакчада виктория үстерәбез. Шәһәр яны бистәсендә шәхси йортыбыз белән яшибез. «Хоней» дигән сортны дүрт кенә төп утырткан идем. Җиләк бик тиз үрчи. Бакча җиләген җыеп, изеп, шикәр комы белән болгатып, 500 граммлы контейнерларга тутырып туңдырырга куйдык. Кышка 12 савыт витамин булды. Каен җиләген үз гомеремдә җыйганым юк. Ә менә җир җиләген Зәй ягыннан җыябыз.  



Җиләк бәяләре

  • Бакча җиләгенең килосы авыл җирендә – 120-150 сум, Казанда исә 250-300 сум. 
  • Җир җиләгенең биш литрын авылда – 500-800 сумга, ә шәһәр базарларында 1000 сумга сатучылар да бар. 
  • Каен җиләгенең бер майонез банкасы – 500 сум. Җиләкне стаканлап сатучылар да бар. 0,4 граммлы стаканы 100 сумнан башлана.


Гөлсинә Әдиятуллинадан витаминлы варенье рецепты

1 кило бакча җиләген юып, суын саркытасың. Шуңа 1200 килограмм шикәр комы салып туглыйсың. Баллы яратмаучылар азрак та сала ала. Җиләкне, пластмасс шешәләргә тутырып, суыткычка туңдырырга куясың. Бу варенье тәмле дә, витаминнарга бай, файдалы да.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading