16+

“Йогышлы авырулар хастаханәсен төзү буенча берничә вариант бар иде”

Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәзер бара торган еллык матбугат конференциясе вакытында хәбәр итте.

“Йогышлы авырулар хастаханәсен төзү буенча берничә вариант бар иде”

Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәзер бара торган еллык матбугат конференциясе вакытында хәбәр итте.

- Безнең өчен бу барысы да көтелмәгән булды. Битлекләр, костюмнар, дарулар, кешеләрне дәвалау ысуллары юк иде. Ялгышлар аша өйрәндек. Ковид беркая да китмәде. Ул безнең белән. Әмма без барлык шартларны да үтәп эшләргә өйрәндек. Бу безне махсуслашкан ярдәм күрсәтү юнәлешендә уйланырга мәҗбүр итте. Хастаханәне җиһазландырырга була, әле ярдәм дә күрсәтергә кирәк бит.

Йогышлы авырулар хастаханәсен төзү буенча берничә вариант бар иде. Модульлене дә. Бер катлы бина да салырга була иде. Әмма төзелеш буенча вакыт аермасы зур булмаганга, без классик хастаханә төзергә булдык.

Ул бинаны төзү вакыты 17 ай, - диде Президент Татарстандагы яңа хастаханәнең 100 көн эчендә сафка бастырылуын ассызыклап.

- Сәламәтлек саклау өлкәсе күпчелек ковид мәсьәләләре буенча эшли, - дип тә өстәде республика лидеры. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading