16+

"Йолдыз чире"н булдырмас өчен нишләргә?

Иртә танылу, халык теленә керү – бу инде сәхнәгә яңа гына аяк баскан яшьләребезнең максаты. Кемдер үзенә бик тиз генә продюсер таба, кемдер шәп кенә бер-ике җыр яздырып, тәүлек буена ротациягә биреп, үзен таныта башлый. Әлбәттә, һәркемнең үз юлы, сукмагы. Тик менә күпләр “йолдыз чире” белән авырый башлый. 

Моны булдырмас өчен нишләргә? Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова киңәшләре:

1. Гади булып калырга.
2. Кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска.
3. Кайда гына булсаң да, кем арасында йөрсәң дә, үз-үзең булып кал, чөнки буш стеналарның да күзе, колагы бар.
4. Тыйнак бул.
5. Коллегаларыңны хөрмәт ит.
6. Талантыңны үстерү, сәхнәдә үзеңне тоту өстендә эшлә. 
7. Әти-әниеңә карата мәрхәмәтле бул. 

Шушы пунктлар үтәлгән вакытта бу “чир” сине, һичшиксез, урап узачак.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading