16+

Йолдыз Шәрапованың Истанбул маҗаралары: акча, тел һәм хыял турында

Истанбулны күрү минем иң зур хыялларымның берсе иде. Кайчан бөреләнде икән ул? Кем әйтмешли, без яшь чакларда көндәлек язу модада иде. Төрле рәсемнәр белән бизәп, матур теләкләр теләгәч, азагына мондый юллар языла иде:

Йолдыз Шәрапованың Истанбул маҗаралары: акча, тел һәм хыял турында

Истанбулны күрү минем иң зур хыялларымның берсе иде. Кайчан бөреләнде икән ул? Кем әйтмешли, без яшь чакларда көндәлек язу модада иде. Төрле рәсемнәр белән бизәп, матур теләкләр теләгәч, азагына мондый юллар языла иде:

Төркиянең башкаласы
Була диләр Истанбул.
Көндәлегем тәмам итәм,
Хуш, дускаем, исән бул!

Бәлки, шушы көндәлек юлларыннан башлангандыр бу хыял-теләк. Ә, бәлки, Константинополь (Истанбулның икенче атамасы) турында тарих укытучыбыз Ринат абый сөйләгәндә кызыксынудан тугандыр. Ә инде диңгезче-язучы Миргазиян Юныс сәяхәтнамәләрен укыганда, бу хыял тагын да көчәйгәндер.

Төркиягә барып, Кемерда, Урта диңгез ярларында арка кыздырып кайткач та, Истанбулны күрү теләгем кимемәде. Киресенчә, артты гына. Телевизордан күргән саен, Зәңгәр мәчет төшләремә керде. Шуңа да Төркиягә командировкага барырга җыенган ирем: «Әйдә, син дә барасыңмы? (Ул минем хыялны белә иде)» – дигәч, уйлап та тормыйча: «Барам!» – дидем. Ходай рәхмәте, балаларны карап торырга да кеше табылгач, тыныч күңел белән юлга кузгалдык.

Сәяхәткә – хыял иленә

Күрергә юкка хыялланмаганмын икән, чынлап та, гаҗәеп шәһәр икән ул Истанбул. Беренчедән, берьюлы ике континентта: Европа һәм Азиядә урнашкан дөньяда бүтән мондый шәһәр юк. Җитмәсә, ике – Кара һәм Мәрмәр диңгез кушылган җирдә, Босфор бугазының ике ярында. Озынлыкка – 150, киңлеккә 50 километр булып урнашкан бу шәһәрдә якынча 15 миллион кеше яши. Әле кала – Көнбатыш белән Көнчыгыш мәдәнияте һәм төрле диннәрнең очрашкан урыны да. Шуңа күрә аны дөнья үзәге һәм туристлар мәккәсе дип тә атыйлар икән. Боларның барысы хакында безне аэропортта каршы алучы Үмәр сөйләде.

Төркиягә барырга җыенгач та, университетта бер төркемдә укыган сабакташым Асия Рәхимовага шалтыраттым. Ул КФУның Көнчыгыш телләр институтында укыта, Төркия аңа бакча башы кебек кенә: ай саен диярлек барып кайта, дуслары да, танышлары да күп. Үмәр – шуларның берсе. Ул безне Истанбул аэропортында каршы алып, иске шәһәр үзәгеннән ерак булмаган Лалали (лаләле) районындагы бер кунакханәгә урнаштырды. Аннары шәһәр буенча сәяхәткә алып китте. Кунакханәбез шәһәрнең үзәге Солтан Әхмәт мәйданыннан ерак булмагач, без җәяү генә йөрдек. Зәңгәр мәчетне, Ая Сафины күргәч, таң калдым. Ничә гасырларны кичеп, күпме дәверләр аша безнең көннәргә кадәр исән-имин килеп җиткән корылмалар. Хәзерге йортларның төзелеп бетмәс борын ишелергә торганын белгәнгә, бу сәнгать әсәрләренә, аларның осталарына башым үзеннән-үзе иелде.

Бу матурлыкка соклана-соклана, анчар агачлары паркы буйлап, Мәрмәр диңгезгә төшеп киттек. Утрауларында мәрмәр табылганга шулай аталган. Ноябрь ае булуга карамастан, биредә җәй әле китмәгән дә диярлек. Диңгез өстендә – эреле-ваклы пароходлар, көймәләр. Яр буеннан, борынны ярып, балык исе керә. Балыкчылар кармак сала. Янәшәдә генә яңа гына тотылган балыкны майда кыздырып, кайнар күмәчкә куеп, төрле яшелчәләр белән бизәп, тәмләндереп бирәләр. «Али баба һәм кырык карак» әкиятендәге шикелле мичкәләргә утырып балык-икмәк белән сыйланганда, мин үземне диңгезче Синбадның кече кызы итеп тойдым. Диңгез җиленнән тамак ачкан иде, бик тәмле булды. Аннары бездәге җиз самавыр шикелле буы чыгып кайнап торган савыттан агызып сәлап дигән эчемлек эчтем. Анысы да бик тәмле булды. Ул беренче карашка какаога охшаган, ләкин куе, кесәл кебегрәк.

Истанбулга бардым дип берәүне дә шаккатырып булмый инде бүген. Алыпсатарлар анда товарга ай саен бара. Кырмыскалар шикелле үзләреннән зур йөк сөйрәгән ватандашларым миңа да очраштыргалады. Ләкин минем максатым күн дә, йон да түгел, ә шәһәрне мөмкин кадәр күбрәк күреп йөреп, хыялымның нәфесен бастырып кайту иде.

Мин ачкан дөнья

Икенче көнне Истанбулда үзем генә йөрергә булдым. Ирем кичә үк Төркиянең Адана шәһәренә очты, һәрбер минуты исәптә булган аспирант Үмәрне дә бүтән аптыратасым килмәде, хәтеремне дә сынап карарга иттем. Шуңа алдагы көндә күргән Зәңгәр мәчет урнашкан мәйданга җәяүләп кенә киттем. Шәһәр буенча сәяхәткә алып чыга торган автобусларга кичә үк кызыгып калган идем. Гаҗәеп шәһәрне карап йөрү өчен, ике катлы автобуска кереп утырдым. Колакчынны киеп, алдымдагы төймәгә баскан идем, колагыма серле, сихри шәрыкъ көе яңгырады. Аннары колакчындагы диктор тавышы рус телендә Истанбул турында юл буе сөйләп барды.
Истанбул турында беренче мәгълүматлар безнең эрага кадәр 680 елларда ук билгеле була. Юкка гына аны кешелек цивилизациясенең бишеге дип атамыйлар. 330 елда Рим империясе императоры Бөек Константин аны дөньяның икенче башкаласы дип тә игълан итә.

Бу сәяхәттә мин таштан гөл коеп мәчетләр салган осталарга кабат-кабат сокланып туя алмадым. Ләкин иң дулкынландыргыч хисләрне Босфор бугазы аша салынган асылмалы күперне чыкканда кичердем. Бу асылмалы күпернең озынлыгы – 1560 метр, киңлеге – 33 метр. Ул диңгез өсте тигезлегеннән 64 метр биеклектә урнашкан. Озынлыгы буенча Европада – дүртенче, дөньяда җиденче урында тора. Әлеге автобус сәяхәтенең уңайлыгы шунда: аңардан шәһәрнең үзеңә кызыклы булган урынында төшеп калырга һәм шул ук билет белән, икенче автобуска утырып, сәяхәтеңне дәвам итәргә була. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим, хәзер мондый ике катлы автобуслар Казаныбызда да бар.

Кунак аз торыр, күп күрер, диләр бит. Мин дә, Төркияне Ватаныбыз белән чагыштырып, нәтиҗә ясап йөрдем. Төрекләрнең ватанпәрвәр икәнлекләрен беренче сәяхәтемнән үк күреп-белеп кайткан идем инде. Аларның һәр бинасында, һәр машинасында диярлек, айлы-йолдызлы кызыл байрак җилферди. Алар аны хәтта тәгәрмәчле бала бишегенә дә элгән. Сабый, күзен ачуга, ватанының байрагын күрә, шулай итеп, күңеленә ватанпәрвәрлекнең тәүге орлыклары салына.

Юмарт халык

Төрекләр бик юмарт һәм кунакчыл. Бигрәк тә дөньяның бөтен иленнән килгән туристларны каршылаучы Истанбулда кунакларга мөнәсәбәт яхшы. Ашханәләренә керсәң, өстәлгә иң башта яңа пешкән кайнар күмәч китереп куялар. Ул бер кабуга бетәрлек түгел, тау кебек өелеп тора. Чәй-шикәр өчен дә акча сорамыйлар, анысы да кунакларга күчтәнәч. Төрле яшелчәләрдән ясалган салатны да бездәге табак кадәр савытларга салып бирәләр.
Россия чиген үткәч тә, баш мие калькулятор кебек эшли башлый: һәр алган әйбереңне доллар-евро-лирага әйләндереп, үзеңчә файда ясамакчы буласың. Акчалар төрле курста булгач, баш мие тәмам саный торган машинага әйләнә. Шәһәрдә өч төрле акча да кулланылышта. Ләкин үч иткәндәй, сиңа доллар кирәктә кесәңдә лира гына була яки киресенчә. Рәхмәт төшкере, шул чакта тагын юмарт кунакчыл төрекләр ярдәмгә килә. Алар синең җитмәгән доллар, лираларыңа үзләренекен кушып, сине шаурма, пәхләвә, каштан чикләвеге белән сыйлыйлар. «Югыйсә бүтән очрашып күрешәсебез дә юк. Без барыбыз да бер Аллаһ бәндәләре, бертуганнар», – диләр алар.

Алны-артны карап йөр

Чит илдә алдың-артың карап йөрмәсәң, кыен хәлдә калуың бик тиз. Истанбулда Цистерналар дигән бик борынгы, Византия заманыннан ук калган җир астында 336 колонналы, 80 мең кубометрлы су саклагычы бар. Шуны да күреп чыгыйм дип, кассага чиратка бастым. Чиратым җиткәч, төрек лирасы сузган идем, алмыйлар. Бер акчага, бер миңа карыйлар. Акча янчыгыма фонтаннардан су тигән булган, кәгазь лиралар чыланган. Шуңа мин сузган юеш лираны әйләндереп карадылар да кире үземә бирделәр. Чын түгел, ялган акча дип белделәр бугай. Алай түгел икәнен яхшы белсәм дә, бәхәсләшеп, сүз озайтып тормадым. Хәтеремә Башкортстаннан кайсыдыр бер чит илгә барган күп балалы хатын килде. Ялган акча белән «тотылып», гаиләсеннән, балаларыннан аерым сак астында никадәр яшәде, мескенкәй. Шуны искә төшердем дә «койрыгымны кыстым». Аннары шул «ялган» акчага (ул арада кипшенгән иде инде ул), истәлеккә булыр дип, «Истанбул» дип язылган күн тышлы блокнот белән каләм сатып алдым. Бу юлы озак тикшереп тормадылар – алдылар.

Шәһәрдә халык бик күп булгангадыр инде, анда трамвайлар да бездәге шикелле бер-ике генә түгел, дүрт-биш вагонлы. Тукталышларда махсус вертушкалар куелган. Акчаңны трамвайга кергәнче үк түлисең дә рәхәтләнеп утырып барасың. Аягыңны таптып-таптый сиңа якынлашкан кондуктор, колак төбеңдә кычкырып, саруыңны кайнатмый.

Кунакта

Ульяновск каласында туып-үссә дә, нәсел җепләре Буа төбәгенә барып тоташкан Гүзәл туташ үзенең булачак тормыш иптәше белән Төркиянең Кемер шәһәренә баргач танышкан. Бу чакта әле ул Төркия килене булырмын дип башына да китермәгән. Тыйнак кына елмаеп торучы чибәр төрек егете кызның күңелен бер күрүдә әсир итә. Аралашу интернет аша дәвам итә. Ә көннәрдән бер көнне интернет аша гына аралашу җитми башлагач, язмышларын бергә бәйләргә булалар. Бүген егетнең әти-әнисе белән Истанбулда бәхетле гаилә булып яшәп яталар. Мин моны үз күзләрем белән күреп, танышып кайттым. Алар безне үзләренә кунакка чакырды. Өстәл тутырып, нигъмәт әзерләгәннәр. Төне буе төрек кофесы эчеп сөйләшеп чыктык. Гүзәлнең каенанасы минем иңемә челтәрле яулык япты. Гүзәл инде хәзер Төркиядә үз кеше, эш тә тапкан. Чит илдән килгәннәргә эш табуы авыр, ди. Каенаналарын Гүзәл, туган якларын күрсәтергә дип, Казанга алып кайткан. Башкалабызның матурлыгы, «Кол Шәриф»нең мәгърурлыгы турында төрек-татар, гарәп телләрен куша-куша сөйләштек. Сүзләр табылмыйча торганда елмаештык, барыбер яхшы аңлаштык. Бүген безнең өйдә әлеге гаилә бүләк иткән шәмаил түрдә эленеп тора.

Тел дә белсәмме?

Туган илеңнең чиген чыккач, син, ипи-тозлык кына булса да, барган илеңнең телен белергә тиеш. Иске татар телен, азрак гарәп телен чамаласаң, Төркиядә син үз кеше: елмаеп эндәшәләр. Ә менә инглиз телен белмәү үзәккә үтте. Без укыган елларда мәктәптә бер чит ил теле дә укытылмады, әллә укытучысы булмаган, әллә мәшәкатьләнеп тормаска уйлаганнар. Mин моның җәфасын гомер буе күрәм. Истанбул халкы, бигрәк тә яшьләр инглиз телен су кебек эчә. Хәтта экскурсоводлар булып, шәһәрләрен дә күрсәтеп йөриләр, инглизчә «Нәү»дән башка бер сүз дә белмәгән мин фәкыйрегезгә аларга сокланып, хәтта табынып йөрергә генә калды.
Бу әкияти шәһәрдә алган тәэсирләремне сөйләп тә, язып бетерерлек тә, онытырлык та түгел. Истанбулны күрү хыялым тормышка ашса да, мин әле андагы Тукай һәйкәленә дә, Исхакый каберенә дә бара алмадым. Бәлки, Ходай кушса, «Саумы, шәһре Истанбул!» – дип әйтергә кабат насыйп булыр.

Казан – Истанбул – Казан.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading