Казанның 4 татар гимназиясендә берничә музей эшләп килә. Сара Садыйкова, Габдулла Тукай, Александр Пушкин һәм Ренат Харис музее. Бер уку бинасы эчендәге бу эшчәнлекне күреп сөендем дә, сокландым да.
Тик гаҗәпләнмәдем. Мәктәпне 17 дәвамында җитәкләгән Илхания Вахитованы бер күрү җитте. Гадел, тынгысыз, сабыр, битараф түгел. Татар җанлы директор шундый була. Музей педагогикасы белән тәрбияләү, танылган шәхесләрне мәктәпкә якынайту кебек эшләрнең башында тора Шыгырдан кызы. Үзе дә кайчак хисләнеп, туганнарын югалту ачысыннан шигырьләр яза, аларны туплап китапчык та чыгарган.
Шигъриятне яратуы, татар әдәбияте һәм мәдәниятенә битараф булмавы аны шагыйрьләр белән дуслаштыра. Ренат Харисның музеенда без дә булдык. Анда шагыйрьнең чын-чынлап рухын тоярга мөмкин. Шигырь китаплары гына түгел, рәсемнәре дә урын алган. Музей ике өлештән торган кебек. Алгы бүлмәдә күргәзмәләр залындагы кебек хис итәсең. Музейның дәвамы булган икенче бүлмәдә исә дәрес кабинеты урын алган. Балалар дәрес вакытында да музей стеналарына күз төшерә ала. Аннан бер генә мәктәптә махсус киштәләрдә иркен карап укый торган “Казан утлары” журналлары коллекциясе юктыр әле. Ә биредә бар.
Шунысы мөһим: шагыйрь Ренат Харис киң кырлы шәхес буларак биредә балаларга мотивация булырлык бәйге игълан иткән. Анда сәнгатьнең төрле төрләре буенча катнашып була. Җырлап та, сөйләп тә, хәтта рәсем ясап та.
– Ел саен халык шагыйре килеп, балаларга үзенең премияләрен тапшыра башлады. Шуннан соң без аның музеен ачып җибәрдек, ул башка бинада иде. 2007 елда ике мәктәп берләшкәч, бу бинада оештырдык. Заман шагыйренең музее да булырга тиеш. Биредә без кызыклы очрашулар үткәрәбез, – дип сөйли Илхания Авзалетдин кызы.
Бу юлы шул сәләтле балаларның үзләрен дә күрдек. Гимназия сәхнәсендә шагыйрьнең 80 еллыгына багышланган кичәдә авторның
әсәрләрен татар, рус, инглиз телләрендә укыдылар. Бик эчкерсез очрашу килеп чыкты. Укучылар шагыйрьдән интервью да алдылар. Каушап калсалар да, бик кызыклы әңгәмә кордылар. Ренат абый исә җиңүче балаларны котлап, үзенең фикерләрен җиткерде.
– Еллар җиңел түгел. Көннәр җиңел түгел. Уку елы тәмамланып килә. Ә бәйгеләргә әзерлекне бүгеннән башларга кирәк. Декабрь аенда йомгак ясарбыз. Рәсем ясагыз, шигырь-хикәяләр языгыз. Республикада газета-журналлар күп, шунда да җибәрсеннәр. Музыка белән дә шөгыльләнегез. Спортны да онытмагыз. Укытучыларгызны хөрмәт итегез. Укытучы беркайчан да начарлыкка өйрәтми. Укытучыга һәрвакыт әти-әнигә караган кебек карагыз, – диде Ренат Харис үзенең дә укутучы әти-әниләрен искә алып.
Шушы гимназия укытучылары үзләре үк шагыйрьгә олы рәхмәтле. Ренат Харис укучыларга да, укытучыларга да яңадан-яңа китапларын алып килә, иҗатындагы яңалыклары белән уртаклаша. Укытучылар әдәбият-сәнгатьтәге үзгәрешләрне, хәбәрләрне шулай аңлап калалар. Алай гына да түгел. Ренат абыйның цитаталарын семинарлар үткәргәндә, бәйгеләр үткәргәндә дә кулланалар.
–Без шулай рәсемне, операны аңлап калдык. Әдәбият укытучылар үзләре дә барын белеп бетермәскә мөмкин. Ул безгә зур ярдәм итте. Ренат Харис сөйләгәннәрне башкаларга ирештереп тә зур уңышлар казандык, – диде пенсиядәге әдәбият укытучысы Халидә ханым.
Йолдызларга кагылабыз биеп барышлый, кеше кайчан матур була... Шагыйрьнең язган сүзләре күңелдә кала. Туган тел өчен көрәшне дә һәркем үзеннән, гаиләсеннән, башкарган эш-гамәлләреннән башларга тиештер. Шагыйрьнең иҗатына хөрмәтем зур, улы Әмир белән аралашканнан соң хөрмәтем чиксез артты. Татар җанлы уллар үстерергә дә кирәк әле шагыйрьләргә.
Ренат Харис гади шагыйрь генә түгел, ул җәмәгать эшлеклесе дә, депутат та булды. Газета-журналлар эшчәнлегендә дә катнашты. Ул үз
сукмагын салган шагыйрь, сәнгать кешесе. Яңадан яңа поэма, либреттолары белән сөендереп тора. Алар төрле-төрле характерлы булулары белән җәлеп итә. Гомумән, шагыйрьнең көче хистә, фикердә. Бу хакта Сибгат Хәким, Гариф Ахуновлар язып калдырган.
Чынлыкта бер уй белән кайттым бу чарадан: һәр язучы-шагыйрь бер генә мәктәпне шефлыкка алса да, күп файда китерер иде.
Автор фотолары
Комментарийлар