16+

«Йолдызлы» бизнес

Артистлар бигрәк уңган халык булып чыкты: көненә берничә концерт, банкетта чыгыш ясап кына чикләнмиләр, сәхнәдән тыш хәтта бизнес белән дә шөгыльләнергә өлгерәләр икән! Кем ничек акча эшли – шул хакта аларның үзләреннән сораштык. 

«Йолдызлы» бизнес

Артистлар бигрәк уңган халык булып чыкты: көненә берничә концерт, банкетта чыгыш ясап кына чикләнмиләр, сәхнәдән тыш хәтта бизнес белән дә шөгыльләнергә өлгерәләр икән! Кем ничек акча эшли – шул хакта аларның үзләреннән сораштык. 

Альбина Апанаева: «Ай саен 250 мең сум эшләргә була»

– Төп бизнесым – «Апанай» бәйрәмнәр оештыру агентлыгы. Мин анда үзем җырчы да, алып баручы да... Һәр атнаның җомга белән шимбәсенә берничә ай алдан бронь куела. Җәй көне график аеруча тыгыз, чөнки туй-юбилейлардан башка, Сабан туйлары, авыл бәйрәмнәре дә бар.
Икенче бизнесым – челтәрле бизнес, чех компаниясенең духиларын сатам. Мин моның белән бары тик вакыт булганда гына шөгыльләнәм, шуңа күрә әллә ни зур керем бирә дип әйтә алмыйм. Әмма шуның белән генә шөгыльләнгәннәрнең 250 мең сум табыш алганнарын беләм. Минем командамда 100дән артык кеше хәзер. Җырчылар арасыннан – Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Алинә Шәрибҗановалар. Күпләр үзләренә, бүләккә дусларына ташлама белән алыр өчен дә теркәлә. Әйтәм бит, бу бик отышлы. Әлеге бизнес буенча инстаграмда күпләр миңа сорауларын яза. иренми һәркайсына җавап бирәм. Кирәк булса, вакыт табып очрашам да. Бик тырыш кызлар бар, афәрин! Хәзер кызлар уңган: декретта да утыралар, кирәк икән – ирләреннән дә күбрәк эш хакы да алалар.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading