16+

Йолдызлы кичә: "Мин бар яктан да бәхетле!"

Сез дә күктәге йолдызларга карап хыялланып торырга яратасызмы ул? Балачакка, яшьлеккә алып кайта кебек алар. Ә бу көннәрдә без җирдәге якты йолдыз – барыбызның да яраткан шагыйрәсе Йолдыз апа Шәрәповага карап сокланабыз.

Йолдызлы кичә: "Мин бар яктан да бәхетле!"

Сез дә күктәге йолдызларга карап хыялланып торырга яратасызмы ул? Балачакка, яшьлеккә алып кайта кебек алар. Ә бу көннәрдә без җирдәге якты йолдыз – барыбызның да яраткан шагыйрәсе Йолдыз апа Шәрәповага карап сокланабыз.

Үзе шундый якты, нурлы, исеме җисеменә туры килеп торган шәхес ул. Нәкъ күктәге йолдызлар кебек безне балачакка – иң рәхәт вакытка алып кайта. Иҗаты белән...

Апрель ае – шигърият ае. Йолдыз апа Шәрәпова да шушы күркәм айда дөньяга килгән. Быел ул үзенең 60 яшьлек юбилеен каршы ала. Шул уңайдан, Түбән Кама шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасының балалар эше буенча директор урынбасары Гүзәл Хасанова, Түбән Кама шәһәренең 6 нчы балалар китапханәсе мөдире Гөлфара Бикушова һәм китапханә хезмәткәрләре бик матур юбилей кичәләре оештырды. Очрашуда 42 балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, тәрбиячеләр, 2нче гимназия, сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Йолдыз апа иҗатын яратучы шәһәр халкы катнашты. 

Китап укымыйлар хәзер, диючеләргә аптырыйм. Балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә укый. Бу очрашу да шуның бер дәлиле булды. Йолдыз апаның биографиясен дә, иҗатын да бар яклап өйрәнеп, шундый бай программа әзерләнгән иде. Балалар да, өлкәннәр дә шигырьләр укып, аның сүзләренә язылган җырларны башкарып, матур биюләр белән үрелеп барды кичә. Йолдыз апа үзе дә шигырьләрен укыды. Тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, уй-фикерләре белән уртаклашты. Юбилей кичәләренә килгән укучыларына теләкләрен җиткерде. “Юлларымда гел яхшы кешеләр генә очрады. Мин шуның белән дә бәхетле.

Гомумән, мин бар яктан да бик бәхетле”, диде ул очрашуда. Йолдыз апаның алдагы көннәрдә бәхетле булып яшәвен телибез. Гадилеге белән халык күңелен яулап алган шагыйрә озак еллар әдәбият күгендә якты йолдыз булып балкысын иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading