16+

Йомырка ашау куркыныч?!

Испан диетологы Мария Мерино азык-төлек белән агуланудан качу өчен аеруча сак булырга кирәк булган продуктларны атаган.

Испан диетологы Мария Мерино азык-төлек белән агуланудан качу өчен аеруча сак булырга кирәк булган продуктларны атаган.

Беренче урында йомырка тора, аларны юарга ярамый һәм суыткычта сакларга кирәк, дип искәртә диетолог. Ул шулай ук өстәлдә составында йомырка булган, майонез яисә башка соус кергән аш-суны калдырмаска киңәш итә. Мондый салатларны бүлеп биргәннән соң суыткычка куярга кирәк, ди ул.
Еш кына агулануны балык һәм диңгез продуктлары китереп чыгара, аларны санитар нормаларга туры килә торган тикшерелгән урыннарда сатып алыр­га кирәк.
Моннан тыш, беркайчан да тавык итен пешмәгән килеш ашарга ярамый: сальмонелл һәм стафилококклар аркасында, бу итне һәрвакыт яхшылап пешерегез.
Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне ях­шылап юыгыз.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading