16+

Йон мәсьәләсе: барын – бар, тик ихтыяҗ белән бәя юк

Республика районнарында еш йөрибез. Журналистлар икәнебезне белгәч, авыл халкы үзләренең сөенечләрен дә, моң-зарларын да ирештереп калырга ашыга. Сүз күбесенчә мал-туар тирәсендә бара. Кайсыдыр якларда терлек асраучыларның саны арта, кайсыбер якларда, киресенчә, кими. Бигрәк тә сарык малы кимү күзәтелә.

Йон мәсьәләсе: барын – бар, тик ихтыяҗ белән бәя юк

Республика районнарында еш йөрибез. Журналистлар икәнебезне белгәч, авыл халкы үзләренең сөенечләрен дә, моң-зарларын да ирештереп калырга ашыга. Сүз күбесенчә мал-туар тирәсендә бара. Кайсыдыр якларда терлек асраучыларның саны арта, кайсыбер якларда, киресенчә, кими. Бигрәк тә сарык малы кимү күзәтелә.

Шул турыда сүз чыккач, бер авыл агае: «сарыкның йонын да, тиресен дә җыйган кеше юк. Җыючысы булса да, тиенгә алып китәләр, элек сарык йонын тапшырып, кулга, чынлап та, акча кергәне сизелә иде», – дип куйды. Нишләп хәзер сарык йонын кирәксенмиләр, аны ничә сумнан тапшырырга була? Язмабызда без шул сорауга җавап эзләдек.

Ихтыяҗ юк

Иң элек «Татпотребсоюз» рәисе урынбасары Рашат Шәймәрдановка мөрәҗәгать иттек.
– Соңгы өч елда бу хакта шактый сүз булды. Республика буенча шәхси хуҗалыкларда 280 мең баш сарык асрала. 2017 елның ун аена халыктан 316 тонна йон җыйдык. Быелдан сарык йонын 25 сумнан кабул итәбез. Әлегә кадәр аны ун сумнан ала идек. Дәүләт килограммына 30 сум субсидия бирә башлады. Шуның аркасында бер килограмм сарык йонын ун сумнан 25 сумга күтәрә алдык. Бу бәягә безнең системага кергән район әзерләүләр конторасында җыялар. Әйе, сарык йонының бәясе бик арзан. Сәбәбе – аңа ихтыяҗ юк. Йон эшкәртү предприятиеләре, киез басу предприятиеләре бетте. Йон юу фабрикасы ябылды. Элек армия өчен генә дә күпме итек басылды. Шинель тегәргә постау чыгаралар иде. Моның өчен йон җиткереп булмады. Хәзер солдатлар синтепон куртка белән ботинка кия. Хәтерлим әле: район кулланучылар җәмгыяте рәисе булып эшләгәндә, әзерләү конторасы капка төбенә сарык йонын төягән 20-30 машина килеп баса иде. Ул чорда йон планы тулмаган дип орышалар иде хәтта. Сарык асраган колхозлар, шул йонны тапшырып, миллионер булды. Халыкны кызыксындыру максатыннан, йон тапшырган кешегә кыска туннар да бирәләр иде. Ни өчен шулай иде? Чөнки аңа ихтыяҗ зур булды, – ди ул.

Рашат Шәймәрданов сүзләренчә, сарыкны хәзер йоны өчен түгел, ит өчен асрыйлар. Бер сарыктан 2 килограмм йон чыга, аны иң күбе 50 сумга тапшырып була. Итенең килограммы 450-500 сум тора дип исәпләгәндә, аны сатып, 10 мең сум акча эшләп була. Сарыкның тиресен 50 сумга җыялар. Тунга ярый торганын – 75 сумга.
– Бу бәягә элеккеге буынның чыннан да хәтере кала. Гомер буена сарык йонын тапшырып акча эшләгән кешегә моны кабул итү авыррактыр да. Сарыкның йонын алырга кирәк, алгач, аны кая да булса урнаштырасы килә, әлбәттә. Район әзерләүләр конторасыннан җыеп алалар, әмма безнең системага бөтен район да кермәгән. Безнең хезмәткәрләрдән тыш та йон җыючылар бар. Алар, ишетеп белүемчә, бик арзанга җыя, – диде «Татпотребсоюз» рәисе урынбасары.
Алар исә җыелган йонны пресслап, складларга тутырып бара. Көзге йонны Азнакайның киез итек басу цехына җибәрәләр, Саратовка саталар, күптән түгел генә Карачаево-Черкесиядән килеп кызыксынып киткәннәр. Җиде-сигез райпода халыкка йон тетеп бирү хезмәте эшли.

Сарык йоныннан юрган тегәләр

Кукмара итек фабрикасының баш инженеры Марсель Дәүләтшин әйтүенчә, аларда шәхси хуҗалыклардан китерелгән йонны документсыз кабул итмиләр. Ни өчен дигәндә, сарык йоны күзәтчелек астындагы чимал санала. Аның ветеринария документлары булырга тиеш.

– Шуңа да без йонны ветеринария белешмәсе булган фермерлардан һәм әзерләүләр конторасыннан китерелгәнен алабыз. Йон әзерләүче эшмәкәрләрдән дә кабул итәбез. Алар сарык йонын авыллардан йөреп җыя да сортларга бүлә, агын – акка, карасын карага аера, пресслый һәм сата. Шулай ук безгә дә китерә. Юган йонны да, юмаганын да алабыз. Сезонга һәм ихтыяҗга карап, елына 1,5-3 мең тонна йон кабул итәбез. Без йон җыю белән шөгыльләнмибез, аны, килешү буенча, йон әзерләүчеләр китереп бирәләр.

– Ул сезнең артып каламы яки, киресенчә, җитми дә калганы бармы? – дип кызыксынабыз.
– Аны ел башында ук планлаштырып куябыз. 2018 ел өчен инде планны күптән төзеп куйдык. Нинди чимал кирәк, күпме кирәк – барысын да алдан планлаштырабыз. Киез итекләр генә түгел, киез, киездән теккән аяк киемнәре, одеяллар да чыгарабыз. Одеялны да сарык йоныннан сырабыз. Әмма аның өчен нечкә йон кирәк. Сарык йоны нечкә, ярымнечкә, тупас һәм ярымтупас йонга бүленә. Бездә, гадәттә, шәхси хуҗалыкларда тупас, ярымтупас йонлы сарыклар асрыйлар. Алардан одеял тегеп булмый, чөнки мондый йон каты кыллы була. Одеял тегү өчен, йонны илебезнең көньяк районнарыннан кайтартабыз. Одеял өчен иң яхшы йон – меринос токымлы сарыкныкы. Киез итекләр өчен исә гадәти язгы йонны алабыз, чөнки алар озынрак була һәм суык булгач, йон астында мамык барлыкка килә. Элек безнең фабрика Саклану министрлыгы заказы буенча эшләгән, армияне киез итек белән тәэмин иткән. Үзгәртеп кору елларында хәрби заказлар бетте. Аннары нефтьчеләр, газчылар, тимер юлда эшләүчеләр өчен махсус җылы киез итек бастык, соңрак бу заказлар кимеде. Фабрика эшләүдән туктамады, ә менә ил буйлап күп кенә итек фабрикалары ябылды. Без исә итекләрне заманчалаштырдык, ел саен ассортиментны үзгәртеп торабыз, шул рәвешле фабриканы яшәтәбез.

«Барысын да алабыз»

«Татвойлок» оешмасының генераль директоры Ринат Хөсәенов исә, республикада сарык йоны аз, китергән берен кире бормыйбыз – алабыз, дип белдерде. Оешма аена 80-100 тонна сарык йоны кабул итә. Алар аны шәхси эшмәкәрләрдән килограммын 20 сумнан сатып ала.
– Эшмәкәрләр китергәне генә аз, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстаннан да алабыз. Көзге йон безгә килеп җитми, аны итек басучылар алып бетерә. Йонның юылмаганын, сортларга бүленмәгәнен дә алабыз. Әмма ветеринар белешмәсе булырга тиеш. Киез итекләр, киез, киездән детальләр ясыйбыз. Итекне Себергә газовикларга, нефтьчеләргә озатабыз. Киез детальләрне машина төзү заводларына сатабыз. Соңгы елларда сату авыррак булды, быел исә хәлләр уңай якка үзгәрде. Шактый товарны сата алдык, – дип сөйләде безгә Ринат Хөсәенов.

«Йонны сатарга өйрәндек»

Кукмара районының Ташлы Елга авылыннан бертуган Хәбибрахмановлар 160 баш «Прекос» токымлы сарык асрый. Баштарак алар да сарык йонын кая куярга белми аптыраган.

– «Прекос» токымлы сарыкларның йоны озын һәм нечкә, аны елына бер тапкыр җәй башында алабыз. Бер сарыктан 3-5 килограмм йон чыга. Бу йоннан киез итек басып булмый. Аның каравы мендәр, юрганнар, башлыклар тегәләр, – дип сүзен башлады фермер Назыйф Хәбибрахманов. – Күптән түгел генә мамык йонны Сахалинга җибәрдек, аңардан шапка тегәләр икән. Үзебезнең район кешесе дә җыя. Аңа килограммын 70 сумнан бирәбез. Дөрес, сарык үрчетә башлаганда, йонны кая куярга белмәдек. Бу 2012 еллар иде. Йон ике ел буена печәнлектә ятты.

Килограммын биш сумнан алырга теләүче булды, андый юк бәягә бирәсе килмәде. Интернетка игъланнар да элдек. Шуннан Сахалиннан бер ханым шалтыратты, аңа саттык. тетелгән йонны Ивановога да озаттык, килограммын 200 сумнан бирдек. Быел сарыклардан 500 килограмм йон алдык, аны сатып бетердек. Абый белән туган апа ул йонны порошок белән дүрт-биш кат юып, аннары язып, мендәрләр дә ясадылар. Кодагый әби юрган эшләде. Мондый юрганнар җиңел була. Киләчәктә үзебез мендәрләр, юрганнар тегә башларбыз дигән идек, җитешеп булмый. Бәлки киләчәктә бу идеягә кабат әйләнеп кайтырбыз әле.

«Көзге йон сатыла»

Арча районыннан Рәшит Фазлыев та, сарык йонын сатып булмауның сәбәбе аңа ихтыяҗ булмауда, дигән фикердә тора. Ул 250 баш «Романовская» токымлы сарык асрый.
– Мин моннан бернинди дә проблема күрмим. Хәзер сарык йоныннан бәйләнгән бияләй дә, оекбаш та, киез итек тә кимибез. Кулланмагач, кая куясың инде аны. итек басучылар көзге йонны килограммын 40 сумнан алып китәләр. Ә менә язгы йон абзарда капчыкларга тутырылган килеш ята. Ара-тирә килеп чыккан йон җыючыларга язгы йонны килограммын биш-алты сумнан биреп җибәрәм. Дөрес, мин аны ферманы җылыту өчен тота башладым. Тишек-тошыкларга тутырып куярга ярый, ул бит менә дигән табигый җылыткыч, – ди ул.

«Язгы йонның бәясе арзан»

Кукмара районының Янсыбы авылыннан Мөнир Хәҗипов йон әзерләп сата. Аның үзенең йон тетү станогы бар. Итек басучылар аңа тетелгән йонга заказ бирә дә, ул, хуҗалыклардан йон җыеп, шуны тетеп сата.
– Бу эш белән 17 ел шөгыльләнәм. Йонны халыктан, сыйфатына карап, чистартылганын 45-60 сумнан алам. Бу – көзге йон. Итекне, гадәттә, көзге йоннан басалар. Ә язгы йонның бәясе бик түбән. Халыкның да арзан бәягә бирәсе килми. Итекчеләр үзләренең сарык йонын да алып килә, аларга килограммын 25 сумнан тетеп бирәм. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда сарык малы да, сарык йонына ихтыяҗ да кимеде, – дип сөйләде ул безгә.


Сүзен-сүзгә

Нәҗип Хәҗипов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары:

– Соңгы елда йон җыюны, дәүләт ярдәме белән, 25 сумга күтәрә алдык. Бүгенге көндә сарык йонына ихтыяҗ юк. Әмма ихтыяҗ юк дип кенә утырып булмый. Нәрсәдер уйлап табасы иде. Алардан яңа төрле материал уйлап чыгарып булмыймы икән дип, фән өлкәсендә эшләүче белгечләр белән дә сөйләшкәнем бар. Фән алга китте. Киез итек кенә басып булмый. Аңардан төзелеш тармагында кулланып була торган берәр продукция ясый башларгадыр бәлки.

Фото: my.mail.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading