16+

Йорт алырга хыялланып йөрүчеләр өчен иң шәп тәкьдим

Кем генә үзенең шәхси йортында яшәү турында хыялланмый икән? Аеруча соңгы ике елда шәхси йортларга күчүчеләр, йорт салучылар артты.  Бер уйласаң, шул ук суммага фатир да, йорт та алырга була хәзерге заманда. Өстәвенә йортның мәйданы зуррак. Өй тирәсендә җире дә булса!

Йорт алырга хыялланып йөрүчеләр өчен иң шәп тәкьдим

Кем генә үзенең шәхси йортында яшәү турында хыялланмый икән? Аеруча соңгы ике елда шәхси йортларга күчүчеләр, йорт салучылар артты.  Бер уйласаң, шул ук суммага фатир да, йорт та алырга була хәзерге заманда. Өстәвенә йортның мәйданы зуррак. Өй тирәсендә җире дә булса!

Әлбәттә йорт салу арзан түгел. Төзелеш материалларына булган бәяләр белән бигрәк тә. Шулай да йорт алырга хыялланып йөрүчеләр өчен “Открытие” банкының аерым программалары бар.
Әлеге продуктлар хакында “Открытие” банкының “Казанский” ОО ипотека кредитлары бүлеге җитәкчесе Артур Ибятов белән сөйләштек.

– Белүемчә, сезнең банкта шәхси йорт алу өчен каралган “Шәһәр читендәге йорт” программасы эшли. Аның шартлары белән таныштырыгыз әле? 
Дөрестән дә, безнең банкның шәхси йортлар сатып алырга теләүчеләр өчен махсус программасы бар. Бу программа буенча еллык ставка 12,19 проценттан башлана. Дөрес, мондый ставка хезмәт хакын “Открытие” банк картасына алучылар өчен генә каралган. Беренчел кертем 30 проценттан да ким булмаска тиеш. Кредит суммасы 20 млн сумга кадәр булырга мөмкин. Программа 30 елга исәпләнгән. Шулай ук милекне һәм торак сатып алырга теләүченең гомере, эшләү мөмкинлекләре иминиятләштерелгән булу шарт итеп куела. 

– Ә сатып алыначак йортка карата берәр нинди таләпләр бармы?
– Әлбәттә бар. Беренчедән, йортның кайда урнашуы мөһим. Ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе яисә Мәскәү өлкәсендәге “Открытие” банкының якындагы офисларыннан 70 чакрымнан да ерак төзелмәгән булырга тиеш. Башка төбәкләрдә, мисал өчен Татарстанда, йорт Казаннан 50 чакрымнан да ерак булмавы мөһим.
Икенчедән, әлеге йортка ел әйләнәсе яшәү мөмкинлеге булырга тиеш. Шулай ук йорт ишелә торган хәлдә булмавы шарт. 
Торакның үзенә карата да аерым таләпләр бар. Алар белән open.ru сайтында танышырга мөмкин. 

– Әлеге программа буенча еллык ставка үзгәрергә мөмкинме? Моның өчен аерым шартлар каралганмы?
– Алда әйтелгәнчә, хезмәт хакын “Открытие” аша алучылар өчен еллык ставка 12,19 проценттан башлана. Әгәр дә хезмәт хакын безнең банк аша алмый икән, ул клиент өчен ставка 0,3 процентка артачак. Гомерне һәм эшләү мөмкинлеген иминиятләштерергә теләмәүчеләр плюс 2 процент түләргә мәҗбүр була. Җир кишәрлеге белән торак йорт милке хокукын югалту (чикләү) куркынычыннан иминиятләштермәгәннәргә дә шуның кадәр, ягъни 2 процентка югарырак ставка карала.
Ничек кенә булмасын, ставка буенча ахыргы сүзне банк клиент барлык документларны тапшырганнан соң гына әйтәчәк.

Реклама

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading