16+

Йорт «чүплегенә» учреждениеләр ияләшмәсен

Россия Экология министрлыгы мәгълүматларына караганда, илебездә елына 5,4 миллард тонна чүп барлыкка килә. Казанда елына 550 мең тонна калдыклар хасил була.

Йорт «чүплегенә» учреждениеләр ияләшмәсен

Россия Экология министрлыгы мәгълүматларына караганда, илебездә елына 5,4 миллард тонна чүп барлыкка килә. Казанда елына 550 мең тонна калдыклар хасил була.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, Россиядә каты көнкүреш калдыкларын икенчел эшкәртү дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешенә әверелдерелде. Чүпләрне төрләренә аерып җыю турындагы закон 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Белгечләр әйтүенчә, әгәр без калдыкларны икенчел эшкәртүне җайга салсак, бу елына 2-3 миллиард доллар икътисади файда бирәчәк.

Татарстанның көнбатышындагы 21 муниципаль районнан һәм Казаннан чүпләрне чыгару белән “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе” (УК “ПЖКХ”) төбәк операторы шөгыльләнә. Чүп белән бәйле эшләр һәм яңалыклар турында әлеге оешманың генераль директоры урынбасары Әльмир Корбановка мөрәҗәгать иттек.
- Узган 2019 ел безнең өчен ягъни төбәк операторлары өчен яңа эшкә керешеп китү, үзенә бер сыналу һәм тәҗрибә туплау елы булды, - дип башлады таныштыруны Әльмир Әхәтович.- Көнбатыш зонада 2 миллионга якын кеше яши, зур сан бу. Без Казан белән Яшел Үзән шәһәрләренә дә хезмәт курсәтәбез. Көнбатыш зонада елына 880 мең тонна калдыклар барлыкка килә, шуның 550 мең тоннасы-Казанныкы. Предприятиебездән көн саен 300 берәмлектән артык йөк машинасы чүп ташырга кузгала.


-Шәһәрләр белән авыллардан көнкүреш калдыкларын чыгару тәртибендә үзенчәлекләр бармы?
-Эшчәнлектә әлегә аерма шактый зур. Казанда, мәсәлән, чүпләрне төрләренә аерып җыю буенча шактый уңышка ирешелде. Башкалада чүпләрне төрләренә аерып җыю өчен 1 245 махсус контейнер урнаштырылды. Әлеге контейнерларның 600 дән артыгы төбәк операторы тарафыннан куелды. Казанда икнчел эшкәртүгә яараклы чүпләрне һәм гомүми тупланган чүпләрне машиналар аерым алып китә. Авылларга карата закон таләпләре хәзергә йомшаграк, чөнки бу юнәлештә эшчәнлекнең башында гына торабыз. Чүп кайбер авылларда капчыкка тутырып, икенчеләрендә бункерда җыела, районнар үзәкләрендә контейнерлар кулланабыз. Районнарга узган ел төбәк операторы 2 100 евроконтейнер урнаштырды, җиһазлау быел да дәвам итә.


-Һәр авылга чүпләрне төрләренә аерып җыю өчен махсус контейнерлар куерга нәрсә комачаулый?
-Бу мәсьәләне чишү өчен якын-тирәдә чүпләрне аралау һәм эшкәртү станцияләре булуы зарур, ләкин андый станцияләр юк. Республиканың көнбатыш зонасында 4 технопарк төзү планы бар: Казанда, Арчада, Югары Осланда һәм Алексеевскийда. Инвестиция 4 миллиард сумны тәшкил итәчәк.

-2020 ел башында чүп өчен тарифлар арту сәбәпле, халыкта ризасызлык сизелде. Ни өчен бәяләр күтәрелә?
-Төбәк операторы бәяләрне үзе куймый, аны Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгели. 2020 елның 1 гыйнварыннан тарифлар үзгәрмәде. Мәсьәлә болайрак: яңа эш башлангычында ягъни узган ел чүп чыгарган өчен бәяләр 20 процентка киметеп язылган иде, ә инде быел ул ташлама бетерелде. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен түләү бер кешегә 86,34 сум, ә шәхси торак өчен аена 93,66 сум исәбеннән түләү башкарыла. Быелның 1 июленнән хезмәт күрсәтүгә тариф үсеше 4 процентны тәшкил итәчәк. Узган ел халыкка өстәмә бәягә салым (НДС) тарифы да кулланылмаган иде, анысы да гамәлгә керәчәк. Шушы чыгымнар моңа кадәр төбәк операторы җилкәсендә иде.

-Эшчәнек барышында нинди проблемаларга килеп төртеләсез?

-Килешүләр төзүләрдә каршылыклар бар. Кайбер оешмалар һәм эшкуарлар чүпләрен чыгару буенча төбәк операторы белән һаман килешү кабул итми. Бу законны үтәмәү. Нәтиҗәдә, алар үзләренең чүпләрен йортлар ишегалларындагы “халык контейнерларына” ташлыйлар. Канунда язылганча, төбәк операторы белән килешү төземәгән бер генә оешма һәм эшкуар да эшчәнлек алып барырга тиеш түгел. Бездәге мәгълүматлар буенча, Татарстанда-1759, ә Казанда 244 оешманың төбәк операторы белән килешүе юк.

-Димәк, алар халык “кесәсенә” керә. Моны чикләү мөмкинлекләре бардыр бит.

-Юридик зат каты калдыкларны чыгару буенча төбәк операторы белән килешү төземәсә, аны Россия Федерациясе кануннары нигезендә штрафка тартырга була. Штраф шактый саллы: 250 мең сум, юридик зат кабат закон бозса, инде 1 миллион сум штраф салына. Хәтта, 3 айга кадәр эшчәнлеген туктату да каралган. Тик, бу очракта вәкаләтле органнарның бергәләшеп чара күрүе кирәк. Язгы чорда махсус рейдлар оештырырга җыенабыз. Халык та тәртип салуда катнашсын иде. Күп катлы йортта чәчтарашханә, пекарьня, кафе, чәчәк кибете һәм башка төрле бизнес вәкилләре урнашкан булса һәм алар үзләренең чүпләрен йортның чүп контейнерларына ташласа, бу хакта хәбәр бирү кирәк.

-Җәйге чорга нинди уй-ниятләр белән якынлашасыз?

-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында быел республикада ишегалларын капиталь төзекләндерү программасы старт ала. Ишегалларында яңа контейнер мәйданчыклары да барлыкка киләчәк. Халык арасында, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында аңлату- пропаганда чараларын көчәйтергә исәплибез. Чүпләрне икенчел чимал рәвешендә эшкәртүнең экологиягә файда икәнлеген яхшылап төшендерергә кирәк. Иң чиста һәм чүпләрне төрләренә аерып җыюда иң актив ишегалдына конкурс та оештырырга ният бар.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading