16+

Йорт төзесәң, җирле үзидарәгә әйтергә онытма

Шәхси йорт салу, җәйге бакчалар рәсмиләштерү өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр былтырның августында кертелсә дә, халыкта сорау арты сорау туа.

Шәхси йорт салу, җәйге бакчалар рәсмиләштерү өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр былтырның августында кертелсә дә, халыкта сорау арты сорау туа.

Хәзер яңа йорт төзергә йә үзгәртеп кору башларга уйласаң, бу хакта җирле үзидарә органнарына хәбәр итәргә кирәк. Бу турыда Татарстан Росреестр идарәсендә физик затларның күчемсез милекләрен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева белән сөйләштек.

– Хәзер шәхси йорт салганда, үзгәртеп кору вакытында рәсми рөхсәт таләп ителми. Бу хакта аңлатыбрак китсәгез иде.
– Шәхси йортларны төзү, үзгәртеп кору өчен рөхсәт бирү тәртибе урынына 2018 елның 3 августыннан №340 Федераль закон нигезендә (уведомление) белдерү тәртибе керде. Гражданнарга төзелешне башлаганчы бер тапкыр, аннары төзелеш төгәлләнгәннән соң тагын бер кат җирле үзидарә органнарына барып, төзелеш хакында белдерергә кирәк булачак. Бу бакчасында җәйге йорт салучыларга да кагыла.

– Җирле үзидарәгә нинди документлар тапшырырга кирәк?
– Россия Төзелеш министрлыгының №591нче приказы белән расланган документлар таләп ителә. Җирле үзидарәгә объектны төзү йә реконструкцияләү турында белгерткән уведомление формасы, шәхси йортны, җәйге бакчаны планлаштырганнан соң, үлчәмнәре үзгәргән очракта белдерү формасы, төзелеш яки үзгәртеп кору тәмамлану турында белдерү формасын китерергә кирәк булачак. Җирле үзидарәгә беренче тапкыр барганда милек Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса, җир кишәрлегенә хокукларыңны раслаучы документлар, әгәр йортны застройщиклар сала икән, аның бу хокукка ия булуын дәлилләүче документлар, әгәр застройщик чит илнеке булса, документларның рус теленә тәрҗемәсе кирәк. Тарихи йә федераль мәгънәгә ия авылда объект салынганда, аның тышкы кыяфәтенең тасвирламасы таләп ителә. Төзелеш төгәлләнгәннән соң, бу документларга өстәп, объектның кадастр инженеры төзегән электрон формадагы техник планын, әгәр дә җир кишәрлегенә берничә кеше ия булса, өлешләрнең үзара килешеп бүленгәнлеге турында мәгълүмат китерелә. Объектны үз милкең итеп теркәгән өчен 350 сум дәүләт пошлинасы түләргә дә туры киләчәк.

– Бу документлар ничә көндә каралырга тиеш?
– Закон буенча, уведомление кабул ителгәннән соң, документлар карау өчен җиде көн бирелә. Бу вакыт эчендә тиешле тикшерүләр уздырылырга, күчемсез милек объектының закон таләпләренә туры килүе-килмәве турында җавап кайтарырга тиешләр. Төзелеш бетү турында уведомление тапшырганнан соң, шулай ук җиде көн эчендә җирле үзидарә хокукларны теркәү органына документларны электрон формада тапшырырга бурычлы. Элек моны кешегә үзенә күпфункцияле үзәкләр аша эшләргә туры килә иде.

– 2018 елның 4 августына кадәр йорт салган, әмма аны милке итеп теркәргә өлгерми калган кешеләргә нишләргә?
– Әгәр дә торак йортны төзү, үзгәртеп кору эшләре яңа закон гамәлгә кергәнче башкарылган булган икән, бу очракта закон нигезендә, җир кишәрлеге хуҗасы 2019 елның 1 мартына кадәр җирле үзидарәгә йорт салу яки үзгәртеп кору турында уведомление юллый ала. №340 Федераль закон нигезендә, 1 мартка кадәр җирле үзидарәгә документлар тапшырып өлгерсәгез, төзелеш өчен рөхсәт таләп ителми.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading