16+

100 яңа туган сабыйның берсендә йөрәгендә кимчелекләр була

Яңа технологияләр заманында яшәсәк тә, йөрәк-кан тамырлары авырулары бүген дә кеше үлеменә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе булып кала бирә. 

100 яңа туган сабыйның берсендә йөрәгендә кимчелекләр була

Яңа технологияләр заманында яшәсәк тә, йөрәк-кан тамырлары авырулары бүген дә кеше үлеменә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе булып кала бирә. 

Үзебездә дә гаеп юк түгел, вакытында бармыйбыз, тикшеренмибез, никадәр сузып булса, шулчакны сузабыз... Йөрәк күбәләк кебек бәргәләнсә, күкрәк турысында кыса, яндырып авырта икән, бу авыртулар сул кулга, сул як калак сөягенә дә бәрә икән, тизрәк табибка барыгыз. Шулай ук сулыш алу авырлашса, аяклар шешенсә дә белгечкә күренүне озакка сузмаска кирәк.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен нишләргә соң? Бу сорауга табибларның җавабы бер – авыруны алдан кисәтү мөһим! 5-6 апрель көннәрендә Казанда узачак конгресс та “Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау юлында” дип атала.  Бирегә җыелган белгечләр, йөрәк авыруларын алдан кисәтү юллары турында фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак.  

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева әйтеп киткәнчә, профилактика ике төрле була: беренчел һәм икенчел. Беренчесе - кеше әле сәламәт булганда табибка күренеп тору, ягъни диспансеризация узу. Икенчел профилактика – кешедә ниндидер авыру булганда, аны күзәтеп, авыруны тагын да катлауландырмас өчен тиешле чараларын күрү.

 “Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүнең 50 проценты дарулар белән башкарылса, калган 50 проценты ул без белгән сәламәт яшәү кагыйдәләре:  сәламәт туклану, физик активлык, начар гадәтләрне булдырмау (тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр эчү һ.б.)”, - дип искә төшерде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким. 

Авыруны профилактикалау исә кечкенә вакыттан ук башлана, дөресрәге, бала туганчы ук аның сәламәтлеген тикшерәләр.  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек башлыгы Елена Игнашина сүзләре буенча, бүген республикада 20-25 баланың берсендә йөрәк-кан тамырлары патологиясе бар. 100 яңа туган сабыйның берсендә йөрәгендә кимчелекләр була. Ел саен Балалар республика клиника хастаханәсенең кардиохирургия бүлегендә йөрәк һәм кан тамырларына 1000гә якын операция ясала.

 Чулпан Каюмова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading