16+

Җырлап чыгабыз «Безнең заман»га

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время–Безнең заман» эшче яшьләр иҗат фестивале җиңүчеләре һәм активист-җанатарлары белән очрашты.

Җырлап чыгабыз «Безнең заман»га

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время–Безнең заман» эшче яшьләр иҗат фестивале җиңүчеләре һәм активист-җанатарлары белән очрашты.

Бу мәдәни чара 2013 елда «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр җәмәгать оешмасы тәкъдимендә, республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән ул вакытта спорт һәм яшьләр эшләре буенча министрлык теләктәшлегендә башланып киткән. Татарстан Президенты тарафыннан хуплау тапкан.
– Башта 38 команда гына җыелган иде. Узган елгы фестивальдә инде 170 предприятиедән 1 меңнән артык үзешчән артист чыгыш ясады, – дип әйтеп үтте республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

«Наше время –Безнең заман» фестиваленең быелгысы «2019 ел – Эшче яшьләр елы» шигарендә уза. Үзешчән артистлар башта Әлмәт, Зәй, Чаллы һәм Казан зоналарында чыгыш ясый. Казанда 13-14 ноябрьләргә – финал, ә Гала-концерт 16 ноябрьгә планлаштырылган. Фестивальдә 18-35 яшьләрдәге үзешчән артистлар иҗат сәләтләрен күрсәтә, катнашу – бушлай.
Республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйткәнчә, предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче егетләр белән кызлар 400 меңнән артык.
Татарстанның һөнәри берлекләре федерациясе рәисе Ольга Калашникова киләсе җәйдә Казанда узачак «Ворлдскиллс» эшче һөнәрләре Дөнья чемпионаты көннәрендә «Казан-экспо» күргәзмәләр залында, шулай ук башкаланың ачык мәйданчыкларында эшче яшьләрнең концертларын оештырырга тәкъдим итте. ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, «Наше время – Безнең заман» фестиваленең яшьләрне берләштерүдә бик тә әһәмиятле чара булуын искәртеп, фестивальне ЮНЕСКО аша бөтен дөньяга танытырга кирәк, диде. Татарстанның сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе рәисе Александр Лаврентьев сүзләренә караганда, фестиваль эшче һөнәрләрен һәм предприятиеләрнең үзләрен дә пропагандалый.

– Үзебезнең үзешчән артистларга фестивальдә беренче урынны яуласагыз, Сочига туристлык сәяхәтенә бушлай алып барам, дип әйткән идем. Җиңделәр дә куйдылар, әй. Әйткәч, берни эшләп булмый. Сочига өч көнлек сәяхәткә алып барып кайттым, – дип шаяртып искә төшерде «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев.

– Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә дә сынатмый. Без фестивальдә ике мәртәбә җиңүче булдык. Эшче яшьләр фестивале бик мөһим, фестиваль – интернациональ. Җиңгән үзешчән артистлар «Ворлдскиллс»ның мәдәни программаларында катнаштырылсын иде. Без дә иҗатта, спортта кайнап үстек. «Безнең заман» – сезнең заман, – дип, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов яшьләрне фестивальдә актив катнашырга чакырды.

Президент Рөстәм Миңнеханов, үзенең ир туганы Рифкать Миңнеханов сөйләгәндә, шаяртып: «Туманов белән танышты да фестивальдә җиңә дә җиңә хәзер. Минем фамилия берни дә түгел икән», – дип әйтеп куйды. (Дмитрий Туманов – «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә теләктәшлек буенча республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры.)
– Фестивальдә инде алты ел рәттән катнашабыз. Мамадыш районы авылларында үзебезнең «Йолдызлар» иҗат фестивале үткәрелә. Үзешчән артистлар концерт-репетиция вакытларында танышып китеп, өч иҗат гаиләсе барлыкка килде. Шушы гаиләләрдә җиде сабый дөньяга туды. Хәере белән, әле тагын бер сабый дөньяга аваз салырга тора, – дип сөйләгән Эльмира Әхмәтова республика Президентын янә җанландырып җибәрде.
– Фестивальнең демографиягә дә файдасы бар икән ләбаса. Фестивальне тагын да көчәйтергә кирәк болай булгач, – дип шаяртты Президент Рөстәм Миңнеханов һәм инде җитди төстә әйтте. – Фестивальдә яшьләрнең танышулары һәм гаилә корулары бик әйбәт, ләкин гаиләләрнең таркалуына китергән очраклар булмасын иде.
Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, фестиваль башта районнарда узсын, аннан соң гына зона фестивальләре булсын иде, дигән фикер әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең йомгаклау сүзендә предприятиеләрне, оешмаларны, авыл районнарын һәм шәһәрләрне «Наше время – Безнең заман» фестивалендә актив катнашырга чакырды.
– Предприятиеләр эшчеләре тырышып эшлиләр дә, матур итеп җырлыйлар да. Предприятиеләр бу фестивальне якларга тиеш, – диде Президент Рөстәм Миңнеханов. – Без бу фестиваль белән башкаларны түгел, ә үзебезне үзебез шаккатырырга телибез. Зона фестивальләре телевидение аша күрсәтелсен. Әнә ул Сәфәров һәм мин көн саен телевизордан күренергә гадәтләнгән. (Әсгать Сәфәров – Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе.) Үзешчән артистка һәм аның туганнарына телевизордан күренү бер истәлек булачак. Фестиваль төнге 12 сәгатьтән соң түгел, ә халык карый торган вакытта күрсәтелсен. Фестиваль үссен, массакүләм төс алсын. Игътибар тойган яшь кеше үзенең предприятиесенең һәм туган иленең дә ватанпәрвәре була.
Очрашу ахырында «Наше время – Безнең заман» фестивале җиңүчеләренә һәм активистларына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.


6+

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading