16+

Йөрмәвең - хәерле

Казанда үзбикләнү режимын бозган өчен 33 кешенең һәркайсына 15 мең сум штраф салынган инде. Шунлыктан, кирәксә-кирәкмәсә урамда йөрмәвең хәерле. Үзбикләнү режимы 30 апрельгә кадәр билгеләнсә дә, эре предприятиеләр үз эшчәнлекләрен кабат башлады. Аларга санитар-эпидемия таләпләрен катгый үтәү бурычы йөкләнде.

Йөрмәвең - хәерле

Казанда үзбикләнү режимын бозган өчен 33 кешенең һәркайсына 15 мең сум штраф салынган инде. Шунлыктан, кирәксә-кирәкмәсә урамда йөрмәвең хәерле. Үзбикләнү режимы 30 апрельгә кадәр билгеләнсә дә, эре предприятиеләр үз эшчәнлекләрен кабат башлады. Аларга санитар-эпидемия таләпләрен катгый үтәү бурычы йөкләнде.



Эшкә йөрүчеләр күбәю сәбәпле, Казан урамнарында шәхси автомобильләрдә хәрәкәт ешлыгы узган атна белән чагыштырганда 15 процентка арткан. Бу үзбикләнү режимы кертелгәнчегә кадәрге гадәти атналардагы хәрәкәт ешлыгының 70 процентын тәшкил итә. Җәмәгать транспортында йөрүчеләр 6 процентка арткан, монысы элекке гадәти атналардагы пассажирлар санының 21 проценты дәрәҗәсендә генә әле.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков әйткәнчә, башкалада үзбикләнү режимы үтәлешен 1 мең полиция хезмәткәре, 198 автопатруль һәм 185 җәяүле пост күзәтә. Узган ике көндә 1 мең 800 автомобиль һәм 1 мең 200 кешенең рөхсәт белешмәсе тикшерелгән.
 Татарстанда үзбикләнү режимы башлангач шәһәрләргә һәм районнарга керү юлларындагы постларда 685 меңнән артык машина тикшерелгән, 24628 машина кире борып җибәрелгән. Республика буенча 743 305 кеше туктатылган, 3 мең кешегә штраф язылган.

 Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә башкалага керү юлындагы постларда кизү тора, шулай ук урамнарда да рейдлар оештыра. Авиатөзелеш районының Миль урамында үткәрелгән рейд барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре, 15 минут эчендә генә дә, үзбикләнү режимы таләпләрен үтәмәгән берничә кешене ачыклады.

 Казанда полиция хезмәткәрләре тәүлек дәвамында чиратлашып кизү тора. Каядыр барырга кирәк булганда рөхсәт белешмәсе алырга онытмагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading