Шәһри Казан

Ышанмагыз! Салаватның тормыш иптәше исән-сау!

Бүген иртән күпләрнең ватсабына шундый хәбәр килде. Имеш, Салават Фәтхетдиновның хатыны Ләйсән якты дөньядан киткән.

“Матбугат.ру” хәбәр иткәнчә, бу хәбәр - чып-чын фейк. Ышанмагыз да, таратмагыз да! Хәбәр дөреслеккә туры килми. Салаватның баянчысы Альфред Якшимбетов та моны раслаган.

Мондый чакта, озын гомерле булыр, Аллаһ боерса, дип әйтеп куялар.   Салават һәм Ләйсән Фәтхетдиновларга исәнлек-саулык теләп калабыз. Аллаһы Тәгалә шифасын бирсен!

Реклама

Шунысы да бар, социаль челтәрләрдә ялган хәбәр таратучыларны зур күләмдә штрафка да тартырга мөмкиннәр. Шуңа да шул ук ватсапта ниндидер хәбәр таратканчы уйлап карарга киңәш итәр идек...

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: