16+

«Әйтче, илһам, нигә соңлап килдең?»

Күптән түгел районыбызда күңелле вакыйга булды – якташыбыз Марсель Шәрәповның тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. 

«Әйтче, илһам, нигә соңлап килдең?»

Күптән түгел районыбызда күңелле вакыйга булды – якташыбыз Марсель Шәрәповның тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. 

Арча районы Сарай-Чокырча авылында туып-үскән, сүзгә тапкыр, шат күңелле, шигъри җанлы, туган ягына гашыйк һәвәскәр язучының «Әткәй тальяны» китабын тәкъдир итү кичәсе Арча үзәк китапханәсендә узды. Язучының сөенечен уртаклашырга башкалабыз Казаннан якташыбыз, Язучылар берлеге әгъзасы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, шагыйрь, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Рифат Җамал да кайтты. Шулай ук кичәдә Марсель Шәрәповның иҗатташ дуслары, «Каурый каләм»леләр, курше районнардан килгән «Ызандаш»лылар, «Яшәү яме» клубы ветераннары, якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары да бар иде. Кеше бик күп җыелды. 

Әлеге китапны кулына алган һәркем тышлыгына игътибар итми калмагандыр. Казансу елгасы, Балык күлләре буена сыенып утырган Сарай-Чокырча авылының ямьле айлы киче, тирә-юньгә үзеннән нур сибеп торган мәчет манарасы... Һәм Марсель абыйның газиз әтисе Гаптерәүф абыйның тальяны. «Тальян әле дә өйнең түрендә иҗатка рухландырып, көч биреп тора», – ди Марсель абый Шәрәпов.

«Әйтче, илһам, нигә соңлап килдең?» дип исемләнгән әдәби кичә һәвәскәр язучының шигырьләреннән төзелгән сценарий буенча (авторы Әлфия Галимова) башланып китте һәм Марсель абыйның якыннары белән берлектә, балачакның матур сәхифәләрен яңартудан, тормыш юлындагы иҗади вакыйгаларны барлаудан, уңышлар белән уртаклашудан, автор сүзләренә язылган моңлы җырлар белән үрелеп барды.

Якташыбызның һәр шигыре туган якка, үзе белән бергә көн күрүче якташларына, дусларына, туганнарына ярату хисе белән язылган. Араларында юмористик, сатирик шигырьләр очравы шулай ук игътибарга лаек, минемчә.

Кичәнең герое 22 ел Эчке эшләр министрлыгы сафларында хезмәт итә. Майор дәрәҗәсен алган Марсель абыйның иҗатка тартылуы сокландыра. Ул, шигырьләр иҗат итү белән беррәттән, үзен проза, драматургия өлкәсендә дә сынап карады. Республика, район газетасы битләрендә, радио аша, социаль челтәрләрдә аның иҗаты киң яктыртыла. Ул шулай ук республика, районда уза торган мәдәни чараларда бик теләп катнаша. Соңгы елларда гына ике тапкыр ТНВ каналында барган «Җырлыйк әле!» бәйгесендә чыгыш ясады, ике тапкыр «Башваткыч»та катнашып, җиңү яулады; «Ир солтаны» бәйгесендә «Халык мәхәббәте» номинациясендә район буенча җиңүгә иреште. Соңгы ике ел эчендә язган шигырьләрен туплап китап бастырып чыгарырга да өлгерде. Афәрин!

Ләйлә Арсланова, Арча.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading