Язучы, шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи исемендәге әдәби бүләкләр иясе Айдар Хәлимнең 75 яшьлек юбилей хөрмәтенә үткәрелгән иҗат кичәсенең «Кайсыгызны юатыйм?» дип аталуы болай да үз укучысы белән тыгыз элемтәдә, дустанә мөнәсәбәттә торган әдипне тәмам халыкның үз улы итте.
Кичәгә олысы-кечесе чәчәкләр тотып, ташкын булып агылды. Әйе, без бүген туган телебезне югалту алдында калганга, барыбыз да юатуга мохтаҗбыз. Тирән фикерле, киң карашлы аксакал авызыннан шушы юату сүзләрен ишетер өчен җыелдык без ул кичне, һәм ялгышмадык.
– Мине талантым өчен яратырга да, яратмаска да мөмкин, ләкин мине кабул итмичә калып булмый, – диде һәр әсәрен татарның бай тарихына, бөеклегенә дан җырлаган әдип, шыгрым тулы залга мөрәҗәгать итеп. – Без – горур халык вәкиле, без югала торган түгел. Халкымның киләчәге бар, – диде аксакал. Һәм бу фикер, бу хис әлеге кичәнең буеннан-буена дәвам итте.
Язучы «пәри»ле була, кайбер каләм ияләре замана үзгәргәнгә карап кыйблаларын алмаштырганда да, Айдар Хәлим үзенең «пәри»енә хыянәт итмәде, тугры булып калды, – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, юбилярны котлар өчен сәхнәгә менгәч. – Ул һәрвакыт милләт язмышы белән яшәде һәм татарны данлый, яклый торган әсәрләр иҗат итте.
Каләмдәшләре, халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим дә аның халкы кыйбласына карап иҗат итүен билгеләп үттеләр, әдипнең иҗатын, кабатланмас, дип, югары бәяләделәр.
Кулына каләм тотып, ак кагазьгә сәйлән сүзләр тезгән кеше, күңелен ачып, ихлас хисләрен дөньяга чәчеп салган сәер зат ул. Китабы белән бергә укучы язучының күңелен дә ачып укый, язучы әсәрләрендә хисләрен, дөньяга мөнәсәбәтен дә тасвирлый. Укучы аларны кабул итәме, әллә инде, таптап, көлеп үтәме, анысы аның, язучының, талант күәсеннән, халкы җанына ни дәрәҗәдә якын торуыннан килә. Бу яктан Айдар Хәлим бик бәхетле әдип. Аның каләменнән төшкән китапларны республикабызда гына түгел, ерак чит илләрдә дә яратып, чират торып укыйлар. Татарлар яши торган һәр төбәкнең яраткан язучысы ул. Шуңа күрә дә кичәгә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данил Шакировның килеп, аксакалның чал башына каракүл бүрек кидергәндә, тамашачы: «Лаеклы бүләк», – дип алкышлады.
Айдар Хәлим иҗаты гади укучы тарафыннан гына түгел, хөкүмәт югарылыгында да танылып, гадел бәяләнде. 27 ноябрь көнне юбилярны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзе кабул итеп, әдипнең түшенә «Фидакарь хезмәте өчен» медале такты һәм Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын да тапшырды.
Башкортстанның Миякәй районы Кече Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган Айдар Хәлим – сугыш ятиме. Әтисен сагынып язган шигырен – җан авазын ул 1962 елда ук иҗат иткән. Кичәдә әлеге шигырь сугышка нәфрәт булып яңгырады. Үзе дә балачактан ятим калып, юату сүзләренә мохтаҗ булып үскәнгәдерме, яшьтән үк кешеләрне юату юлларын эзли башлый егет. Казан дәүләт университетында укыганда, шундый исемле шигырьләр циклы да иҗат итә.
Юбиляр-аксакал үзенең гомер бәйрәмен «Татар солдаты» дигән яңа китабы белән каршы алды. Сөйгән, язмышы өчен көйгән халкының батырлыгын сурәтләгән әлеге саллы китап – Берлинда Рейхстагка Җиңү байрагын беренчеләрдән булып кадаган гади татар сугышчысы Гази Заһитов турында хакыйкати хикәят.
Аксакал әдипнең бу гамьле кичәсен Гөлшат Имамиева, Айдар Габдинов һәм башка җырчылар халкыбызның көй-моңнарына төреп, ямьләде. Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовның серле курай моңнары тамашачыны да, юбилярны да Урал тауларына алып менде. Кече кызы Кадрия Хәлимованың әтисе сүзләренә язылган «Чишмә» җырын башкаруы әдип өчен иң зур бүләк булды.
Кичә барышында Айдар Хәлимнең күпкырлы бай иҗаты белән якыннан таныштык. «Өч аяклы ат» фильмыннан өзек караганда, ат язмышы өчен борчылып утырсак, «Казыктагы итальян» дигән хикәясен Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов башкаруында тыңлаганда, Бәгърем атлы үсмер егетнең тәүге ихлас хисләрен уртаклашып утырдык.
Кичә теләкләргә дә. бүләкләргә дә бай булды. Омскидан ук килгән гармунчы абыйсы Фоат Халиков «Галиябану» көен сыздырып уйнады. Оренбург һәм туган ягы Башкортстан кунакларының йөзендә дә якташлары белән горурлану сизелде.
«Калмасын иде йөрәкнең янмаган өлешләре» дип язган әдипнең йөрәге инде халкы өчен дөрләп яна-яна күмергә калган. Өч тапкыр операция дә кичергән. Үзенә гомер бүләк итүче Чаллы табибларына сәхнәдән чал башын иеп, олы рәхмәтен җиткерде юбиляр.
Аксакал әдипкә каләмдәшләре, якташлары гына түгел, сәхнә ветераннарының, артистларның да әйтер сүзләре бар иде. Камал театры артисты Равил Шәрәфиевнең: «Айдар Хәлим бөтен кешелек проблемалары турында яза, ул бөтен кешелеккә хезмәт итә. Шуңа күрә аның әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итеп, Нобель премиясенә тәкъдим итәргә кирәк!» дигән фикере көчле алкышларга күмелде.
Кичәнең режиссеры Нурания Җамали һәм алып баручы Камал театры артисты Фәнис Җиһанша максатларына иреште. «Кайсыгызны юатыйм?» – дигән иҗат бәйрәменә килгән тамашачының һәрберсе җан тынычлыгы табып, юатылып кына түгел, күңелендә татар кебек көчле милләт булуына горурлану хисләрен тагын да дөрләткәне өчен, аксакал-әдипкә рәхмәт әйтеп, башын югары тотып кайтып китте. Бүгенге вазгыятьтә, глобальләшү чорында милләт буларак югалмас өчен иң кирәкле хис шул бит инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар