16+

Югары уку йортлары өчен Роспотребнадзор коронавирустан саклану өчен яңа тәкъдимнәр булдырган

65 яшьтән өлкәнрәк педагоглар дистанцион эшләячәк.

Югары уку йортлары өчен Роспотребнадзор коронавирустан саклану өчен яңа тәкъдимнәр булдырган

65 яшьтән өлкәнрәк педагоглар дистанцион эшләячәк.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова журналистларга ведомствоның югары уку йортлары өчен яңа методик тәкъдимнәр әзерләвен хәбәр итте.

Уку йортлары ачылыр алдыннан генераль җыештыру үткәрелергә, көн дә дезинфекция чаралары белән юылырга, гомуми кулланыла торган урыннарда, ашханә, санузелларда антисептиклар, һаваны йогышсызландыру өчен озонаторлар куелырга, бүлмәләр җилләтелергә тиешле. Бу чаралар тулай торакларда да үткәреләчәк.

Көненә ике тапкыр студентларның һәм хезмәткәрләрнең температуралары үлчәнелә. Белем алучы яшьләр төркемнәргә бүленеп, һәрберсе аерым бинада укыячак.
Студентлар битлекләр кия, педагоглар – битлек һәм перчаткалар. Лекция укыганда битлек кимәсәләр дә ярый.     
65 яшьтән өлкәнрәк педагоглар дистанцион эшләячәк.
Чит ил студентлары укырга ике атналык изоляциядән соң гына бара. Килүләренә унынчы һәм уникенче көндә коронавируска тест үтәргә тиешләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading