16+

"Юк, Муса үлмәде...": Саба районында Муса Җәлилне искә алдылар

15 февраль көнне Саба районы Лесхоз мәдәният йортында, китапханә белән берлектә татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 115 ел булу уңаеннан шигьри бәйрәм кичәсе үткәрелде. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде», - ди шагыйрь...

Әйе, безнең өчен дә аның исеме җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Кичә мәдәният хезмәткәрләренең “Карак песи” әкиятен сәхнәләштерү белән башланып китте. Аннары балалар чыгышы белән дәвам итте. Лесхоз “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче, урта мәктәптә белем алучы балалар бик матур итеп М.Җәлил шигырьләрен укыдылар, гармунга кушылып аның шигырьләренә язылган җырлар җырладылар.

Бәйрәмебез балалар өчен дулкынланып, аларның уңышларына сөенеп, бик күңелле үтте. Һәрбер катнашучы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Юк, Муса үлмәде... Үзе кайтмаса да, аның җырлары туган илебезгә кайтып җитте һәм аны үлемсез итте.

Гүзәл Нәфыйкова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading