16+

ЮХИДИ инспекторының кулын автомобиль тәрәзәсенә кыса

Республикада коронавируска бәйле урамнарда-кибетләрдә полиция тикшерү эшләре алып бара. Әтнә авылларында да актив эш алып барганлыкларын үз күзебез белән күреп кайттык.

Соңгы хәбәрләр Чистайдан килде. Анда машина йөртүче буйсынырга теләмичә, ЮХИДИ хезмәткәренең кулын кыса һәм ике көнгә кулга алына.

Шушы көннәрдә Чистай ЮХИДИ хезмәткәрләре 31 яшьлек шофер һәм 53 яшьлек пассажир булган автомобильне туктаткан, аларның документларын тикшергән. Эш бирүчедән бирелгән белешмәне тикшереп, полиция хезмәткәрләре ир-атка яшәү урыныннан алып эш урынына кадәр һәм кирегә кадәр генә йөрергә мөмкин булуын аңлаткан. Ир-атка беркетмә төзиләр. Ул полиция хезмәткәрләре янына чыгудан баш тартып, инспекторның кулын автомобиль тәрәзәсенә кыса. Азакта ир-атка закон таләбенә буйсынмаганы өчен административ материал төзелә. Суд карары буенча, ир ике көнгә кулга алынган, ә полиция хезмәткәренә һөҗүм итү факты буенча “хакимият вәкиленә карата көч куллану” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading