16+

Юл аша чыкканда велосипедтан төшәргә кирәк 

Җәй көне каникул чорында юлда йөрү куркынычсызлыгын кисәтү аеруча мөһим.

Юл аша чыкканда велосипедтан төшәргә кирәк 

Җәй көне каникул чорында юлда йөрү куркынычсызлыгын кисәтү аеруча мөһим.

Кайберәүләр балаларын авылга кайтарып куя, алар көне буе урамда, иректә. Көннәр җылынуга кышы буе тик торган велосипедлар да хәрәкәткә чыга.

Татарстан ЮХИДИ идарәсенең җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов  әйтүенчә, быел велосипедчылар катнашында 4 юл һәлакәтендә 4 бала имгәнергә өлгергән инде. 7 майда Түбән Камада “Киа” машинасы юл кичүе аша велосипедта чыгып барган 11 яшьлек баланы бәрдергән. Бала хастаханәгә озатылган. Юл йөрү кагыйдәләре буенча 14 яшь тулмыйча  балаларга машиналар юлына чыгу тыела. Җәяүле кичүе аша чыкканда велосипедчы бары җәяүле буларак кына, ягъни велосипедыннан төшеп кенә чыга ала.

 “Быелның биш ае эчендә республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 125 юл һәлакәте теркәлде. Авариядә дүрт бала һәлак булды. 139ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Былтыргы белән чагыштырганда өч күрсәткеч буенча үзгәреш күзәтелә. Әйтик, юл һәлакәтләре 70 фактка, һәлак булучылар саны 3 кешегә, имгәнүчеләр 67 балага кимегән. Шул ук вакытта балалар катнашында юл һәлакәтләре республиканың ун районында: Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Питрәч, Балык Бистәсе, Чирмешән, Чистайда  арткан”, –  ди Дамир Бикмөхәммәтов. 

Фото: pixabay.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading