16+

Юл һәлакәтенә эләккәннән соң, бер аяксыз калган Илнур Ханнанов: «Язмышыма үпкәләмим»

Татарстанда инвалидлар декадасы дәвам итә

Юл һәлакәтенә эләккәннән соң, бер аяксыз калган Илнур Ханнанов: «Язмышыма үпкәләмим»

Татарстанда инвалидлар декадасы дәвам итә

Илнур Ханнанов – Сарман егете. Юл һәлакәтенә эләккәннән соң, бер аяксыз калган. Ничек кенә булмасын, моңсуланып утыра торганнардан түгел Илнур.

Кайбер сәламәт кешеләрдән дә күбрәгенә өлгерә әле ул. Агачтан төрле могҗизалар тудыра, тимер эшенә дә оста, атлар ярата. Авариягә кадәр ул бик тә сноубордта йөрергә яраткан. Аяксыз калгач: «Нишләрмен?» – дип борчылса да, җаен тапкан – заманча протез ярдәмендә, 1 чак­рым биеклектәге таулардан да төшәргә курыкмый хәзер. Физик яктан мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, тулы тормыш алып бара. Ни ди­сәң дә, гаилә башлыгы, ике баласын аякка бастырасы бар, хатынына терәк булырга кирәк. Шуңа да ул Әлмәткә эшкә урнашкан. Хәзер менә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында уздырыла торган «Автобабай» бәйгесенә әзерләнеп йөри. «Язмышыма үпкәләмим, иң мөһиме – авыр вакытларда үз эчеңә бикләнмәскә кирәк», – ди әңгәмәдәшем.

Илнур кебек физик яктан мөмкинлекләре чик­ле кешеләр Татарстанда 299 меңнән артык. Аларның 15 500е – балалар. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, соңгы елларда инвалидларның кимүе күзәтелә. Бу беренче чиратта, медицинаның алга китүе, кисәтү чаралары белән бәйле дип саный министр. Республикада инвалидларның яшәү шартларын уңайлы итү өчен барлык шартлар да тудырыла. Йортларга пандуслар куела, аларның уңайлыкларын инвалидлар үзләре үк сынап бәя бирә ала, тернәкләндерү үзәкләрендә ярдәм күрсәтелә. Бу өлкәдә дәүләтнеке булмаган тугыз тернәкләндерү үзәге дә уңышлы эшләп килә. Авыру кешене тәрбияләүче 718 кешегә социаль хезмәткәрләр өйгә килеп ярдәм күрсәтә. Бу, гадәттә, ялгызы инвалид баласын караучы әниләрне, авыруны тәрбияләүчеләрнең туганнарын ял иттерер өчен дә эшләнә.

Шул ук вакытта инвалидларны борчыган проблемалар да җитәрлек. Бүген республикада эшкә сәләтле 87 меңнән артык инвалид исәпләнә, тик аларның 30 проценты гына эшли. «Эш табуы шактый авыр. Гадәттә, кочегар, каравылчы кебек эшләрне генә тәкъдим итәләр, анысын да ярты ставкага гына», – ди Илнур. 1 декабрьдән Инвалидлар ункөнлеге башланды. Бу көннәрдә алар өчен төрле мәдәни-спорт чаралары оештырылачак, «кайнар элемтә» телефоннары эшләячәк.

...Күбесе мөстәкыйль, көчле рухлы, тормыш аларны шундый иткән. Тик ничек кенә булмасын, алар да игътибарга, кайгыртуга мохтаҗ. Инвалид­ларга игътибар ункөнлек вакытында гына булмасын иде. Күңелләрен җылытырга кайчак бер сүз дә җитә. Бер-беребезгә карата ихтирамлы булыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading