16+

Юл һәлакәтенә юлыксаң нишләргә?

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, аварияләр вакытында 70 процент очракта ЮХИДИ хезмәткәрләре таләп ителми, һәр өченче юл һәлакәтен полиция хезмәткәреннән башка да хәл итәргә була.

Юл һәлакәтенә юлыксаң нишләргә?

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, аварияләр вакытында 70 процент очракта ЮХИДИ хезмәткәрләре таләп ителми, һәр өченче юл һәлакәтен полиция хезмәткәреннән башка да хәл итәргә була.

Әмма, бездә шулай күнегелгән, күрәсең, машиналар җиңелчә генә бәрелешсә дә, сәгатьләр буе ЮХИДИ хезмәткәрләрен көтеп утыру гадәткә кергән. Юл һәлакәтенә очраганда, нәрсәләргә игътибар итәргә соң?

Соңгы елларда популярлаша башлаган евроберкетмәләр вакыйганы тиз, юл иминлеге инспекторыннан башка да хәл итәргә мөмкинлек бирә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов әйтүенчә, евроберкетмә юл һәлакәте вакытында тиешле документларны мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерүне үз эченә ала. Һәлакәттә зыян күрүчеләр үзара аңлашып, үзләре иминият компаниясенә мөрәҗәгать итә алалар. Евроберкетмә – Россиянең барлык төбәкләрендә дә гамәлдә. Тик аңардан билгеле бер шартлар үтәлгәндә генә файдаланырга була. Юл һәлакәтендә бары машиналар гына зыян күрсә һәм зыян суммасы 50 меңнән артык дип бәяләнмәсә, транспорт хуҗасының икесенең дә гражданлык җаваплылыклары закон нигезендә иминиятләштерелгән булса, ике як та уртак фикергә килеп, юл һәлакәтенең сәбәпләрен үзара килешеп бланкны тутырган очракта, евроберкетмә рөхсәт ителә. Әгәр дә авариядә өч һәм аннан да күбрәк машина катнашса, машина йөртүчеләрнең ОСАГО иминиятләштерүе булмаса, әгәр дә гаепләнүче ачыкланмаса, евроберкетмәдән файдаланып булмый. Бу документны дөрес итеп тутыру да мөһим. Ул бланкны һәр шофер машинасында йөртсә яхшы.
Әгәр дә документларны рәсмиләштерү авырлык тудырса, авария комиссарына мөрәҗәгать итәргә була. Хәер, бу хезмәткәрләр, еш кына, чакырмасаң да килеп җитәләр. Юл һәлакәтләре турында алар төрле чыганаклардан күзәтеп бара. Авария комиссарлары күпмедер дәрәҗәдә психолог ролен дә үти. Аварияне законга таянып шәрехли, үз фикерен әйтә, киңәшләрен бирә, тынычландыра. Гадәттә, аларның хезмәтләре түләүле: 500-1000 сум тирәсе тора.

Әгәр дә автомобиль хуҗалары, һәлакәттә килгән зыян 50 мең сумнан артыграк, дип шикләнәләр икән, гаеплене ачыклый алмасалар, бәхәсләшсәләр, бу вакытта ЮХИДИ хезмәткәреннән башка булмый.
ОСАГО полисын түләгәндә, күпләр кыйммәт дип зарлана, тик менә юл һәлакәте вакытында аннан башка эш харап. Авария вакытында гаепле кешенең иминият компаниясе һәлакәттә зыян күргән икенче як машинаның чыгымнарын каплый. ОСАГО буенча гаепсез машина йөртүчегә иң күбе 400 мең сумга кадәр, әгәр авариядә кешенең сәламәтлегенә зыян килсә, гомеренә куркыныч янаса, 500 мең сумга кадәр иминият акчасы каралган, дип аңлаттылар «ШК»га «Итил Армеец» иминият компаниясендә. Әгәр дә килгән зыян 400-500 мең сумнан күбрәк дип бәяләнсә, бу акчаларны, суд карары нигезендә, гаепләнүче түләргә тиеш булачак. Ә авариядә гаепле кеше үз машинасын КАСКО иминиятләштерүе ярдәмендә төзәтә ала.

Әгәр дә руль артындагы кеше исерек икән, ул һәлакәт вакытында гаепсез булса да, аңа иминият түләвен бирмәскә мөмкиннәр.
Юл һәлакәтеннән соң, гаеплеләр ачыклангач, барлык документларны һәркем үз иминият компаниясенә илтеп тапшыра. Гаепсез якның машинасына килгән зыянны иминият компаниясе хезмәткәрләре бәяли. Бу хезмәт түләүсез. Ә менә бәйсез экспертлар чакыртсаң, бер элементны бәяләгән өчен шәхси оешма белгечләре уртача 4 мең сум тирәсе акча ала. Закон нигезендә, ОСАГО буенча иминият түләве 20 көн эчендә кешенең банктагы исәп счетына күчәргә тиеш. Иминият компанияләре зыян суммасын уртача базар бәясеннән чыгып исәплиләр. Еш кына бу сумманы зыян күрүчегә әйтмиләр. Бу хакта кеше акчалар исәп счетына күчкәч кенә белә. Әгәр дә күчкән сумманы аз дип саныйсыз икән, шикаять белдерергә була. Моның өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.


Әгәр юл һәлакәте аркасында машина хәрәкәте туктап калса, нишләргә?

Бу вакытта машина йөртүчеләр һәлакәтне фотога, видеога төшереп, авария шаһитларын билгеләп, ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп җиткәнче, машинаны юл кырыена күчереп куя алалар.

Һәлакәт урыныннан качкан кешегә нинди җәза каралган?
Юл һәлакәте булган урыннан качу юл йөрү кагыйдәләрен бозу булып санала. Моның өчен 1-1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, шулай ук 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итү дә каралган. Әгәр автомобиль йөртүче шок хәлендә булып авария урыныннан китеп барган, аннары кире шунда әйләнеп кайткан икән, юл йөрү кагыйдәләренең 12.27нче маддәсе буенча, 1 мең сум штраф салына.

Әгәр юл һәлакәтендә берәү дә үз гаебен танымаса ?

Элегрәк юл иминлеге инспекторлары, юл һәлакәтен тикшереп, гаеплене билгели алалар иде. Хәзер әгәр авариядәге берәү дә гаебен танымый икән, ЮХИДИ хезмәткәрләренең административ хокук бозу турында карар чыгарырга хаклары юк. Алар штраф салырга мөмкиннәр. Юл һәлакәтен дә теркиләр. ЮХИДИ инспекторлары биргән белешмә белән зыян күрүчеләр судка мөрәҗәгать итә ала.

Фото: sntat.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading