Бик тә хәрәкәтле заманда яшибез. Бөтенебез юлда. Берәүләр башкалага кайта, икенчеләр китә. Бер апа әйткән ди бит: «Мин кызларыма кунакка барам инде, болар кая бара икән?» – дип.
Скопировать ссылку
Бик тә хәрәкәтле заманда яшибез. Бөтенебез юлда. Берәүләр башкалага кайта, икенчеләр китә. Бер апа әйткән ди бит: «Мин кызларыма кунакка барам инде, болар кая бара икән?» – дип.
Шуның кебек, мин дә авылга кайтам, кемдер шәһәргә килә. Юл тулы машина, авыл белән шәһәр арасында машинаның күплегенә аптырап та калырсың, билләһи. Бигрәк тә ял һәм бәйрәм көннәрендә вакытын чамаламый кайтсаң, кайчак кала урамнарындагы кебек, бөкеләрдә дә утырырга туры килә.
Бу юлы кайтканда, бер зур ачыш ясадым әле. Юлда машина күбәйгән саен, адәм баласының күңеле тарая бара икән. Хәзер юлда басып калган кешене утыртмыйлар бит. Савап өчен генә түгел, акча өчен дә туктамыйлар. Соңгы елларда очраклы машиналар белән бик сирәк кайтабыз. Һәркемнең үз машинасы дигәндәй. Статистика мәгълүматлары буенча да республикада ике кешегә бер машина туры килүен язган идек. Әмма шул ике кешенең берсе юлда басып калырга мөмкин икәнлеген истән чыгарып җибәрәбез бугай.
Бу юлы машинасыз кайтырга туры килде. Миңа да алдан ук кайтыр өчен машина белешеп куярга киңәш иткәннәр иде, әмма бу юлы тәҗрибә үткәреп карарга булдым. Ничә сәгать һәм ничә транспорт белән тиешле урынга барып җитә алам, янәсе. Киттем шулай, болай дип әйтү генә ансат икән, кайту шактый газаплы булды. Тәҗрибә хакына гына түздем.
Саба – Теләче якларына кайтучылар, гадәттә, Совет мәйданы борылышындагы «Полет» тукталышына җыела. Юлдашларым белән шулай берничә кеше булдык. Алар да гомер буе автобуска, «попутка»га утырып кайта торган булганнар. Басып торабыз, беркем дә туктамый. Район белән шәһәр арасында йөрүче шәхси эшмәкәрләрнең таксиларына да утырып кайтырга була булуын. Тик юлдашларым аларны кыйммәт ала дип саный, шуңа принципаль рәвештә андый машиналар торган якка борылып та карамыйлар икән. Мин дә шулай иттем. Алайса әзер таксига гына утырып кайту минем планнарда юк иде.
Саба белән Казан арасында автобус яңадан йөри башлаган дигән сүзләр дә ишетелде. Тик бер тапкыр да күргәнем дә, утырганым да юк әле. Бәлки кайтучылар да бардыр инде. Юлдашларым да бу турында ишетмәгән булып чыкты. Аннан мобиль заманда яшәгәнлекне онытмыйк. Хәзер төрле социаль челтәрләрдә һәрбер районның юл төркемнәре бар, авылларның ватсап группалары эшләп тора – күпчелек халык хәбәрләшеп, шулар аша кайтып-китеп йөри. Алар таксига караганда бәя очсызрак та да. Тик боларның күбесе ябык төркемнәр булып санала.
Комментарийлар