16+

Юлга чыкканда машина тәгәрмәчләрең әзерме?

Россиядә 2018 елда Юл йөрү кагыйдәләренә яңа төзәтмәләр гамәлгә керде. Шуңа бәйле рәвештә һәр елның декабрь башыннан – февраль азагына кадәр җәйге резинада йөрергә ярамый.

Юлга чыкканда машина тәгәрмәчләрең әзерме?

Россиядә 2018 елда Юл йөрү кагыйдәләренә яңа төзәтмәләр гамәлгә керде. Шуңа бәйле рәвештә һәр елның декабрь башыннан – февраль азагына кадәр җәйге резинада йөрергә ярамый.

Автосөючеләргә машиналарына шиплы һәм шипсыз кышкы шиналар “кидерү” рөхсәт ителә. Кагыйдәдә һәр автомобиль өчен протектор һәм кышкы шиннарның размеры турында телгә алына.

Кышкы тәгәрмәчләрнең кайсы яхшырак икәнен белү өчен, Казандагы шиномонтажларның берсендә эшләүче Руслан Шакиров белән резина үзенчәлекләре һәм кышка нинди шиннарны сатып алу кулайрак булуы турында сөйләштек.

– Җәйге резина көннәр суытуга катылана һәм чатный башлый, – дип аңлатты ул. – Арзанлы кышкы шиннарның да резиналары югары сыйфатлы булмаска мөмкин, шуның аркасында аның хезмәт итү вакыты да күпкә азрак. Шуны да истә тотарга кирәк, кышкы резина җәйге резинага караганда озаграк таушала – 5 елдан артык та хезмәт итә ала.
Руслан сүзләренчә, шипсыз кышкы тәгәрмәчне җәйге көпчәкләрдән аеру авырлык тудырмый: кышкысында MS яки M/S дигән язу була. Мондый билгене, нигездә, Европа җитештерүчеләре куя икән. Безнекеләрдә исә, гадәттә, кар бөртеге сурәтләнгән. Кышкы резина җәйгегә караганда йомшаграк.

– Тәгәрмәчләр арзан түгел. Шуңа да кайбер автомобильчеләр кулланылышта булган көпчәкләргә өстенлек бирә...
– Яңа – яңа инде ул. Бердәнбер җитешсезлеге – аларның бәяләре кесәгә суга. Әгәр дә амортизация һәм яңа резинаның хезмәт итү вакытын исәпкә алсак, киресенчә, бу очракта автосөюче отачак кына.
Яңа кышкы тәгәрмәчләр беренче йөрүдә үк (сыйфатлы җитештерү очрагында) “җибәрмәячәк”. Әгәр мондый хәл килеп чыкса, аларны гарантия буенча кире кайтарырга мөмкин. Яңа шиналар ремонтсыз озаграк хезмәт итәчәк. Әгәр шундый мөмкинлек булса, аларга яңа шиплар урнаштыру кыен булмаячак.  Тагын бер факт: автомобильләрнең кайбер модельләренә элек кулланышта булган шиналарны табуы кыен, шуңа күрә яңа товар сатып алырга яки заказ биреп кайтартырга туры килә.

– Кулланылган көпчәк иминлек ягыннан куркынычсызмы?
– Һичшиксез, кулланылган кышкы шиннарның бәясе яңа продукциягә караганда түбәнрәк була. Әмма алар уртача алганда 2дән алып – 4 сезонга кадәр генә хезмәт итәчәк. Боларны исәпкә алып шуны әйтә алам, бу отышлы вариант түгел.
Шулай да башка чарагыз калмаган һәм элек кулланышта булган кышкы шиннарны сатып алырга карар кылгансыз икән, автомобильгә монтажлау (кую) алдыннан покрышкаларны игътибар белән карагыз, бигрәк тә эчке өлешен. Резинаның элек ремонтланмаганына ышаныгыз. Сыйфатсыз ремонт юл һәлакәте китереп чыгарырга мөмкин. Резинаны дискларга урнаштырганнан соң, аларны кире кайтарып яки алыштырып булмаячак. Ашалган, ярылган яисә киселгән урыннары булган резинаны кулланырга ярамый. 6 елдан артык сакланган резинаны да куярга киңәш ителми.

– Кышкы шиннар шиплы һәм шипсыз булырга мөмкин. Алар арасындагы аерма фәкать шиплар булу-булмаудамы?
– Кышкы тәгәрмәчләрне төрләргә бүлеп, һәрберсенә аерым тукталу дөресрәк булыр.

Скандинавия кышкы шинасы – кар баскан яки бозланган юл өслекләрендә йөрү өчен булдырылган. 8дән алып – 10 миллиметрга кадәр булган, кискәләнгән эффектлы уртача рәсемгә ия. Ул шахмат тәртибендә, турыпочмаклы яки ромб бизәкләрдән ясалган. Протектор ламельләр белән тәэмин ителгән. Рәсем арасы ерак.
Европа кышкы шинасы яңгыр яки кар яуганнан соң юешләнгән юлда хәрәкәт итү өчен булдырылган. Барлык тишекләр дә юка, су йөрү өчен күп санлы каналлар ясалган.

Шиплы резина. Мондый покрышкаларда, җитештерүчесенә бәйле рәвештә, шиплар төрле тәртиптә урнашкан. Алар еш кына 2 төрле була: түгәрәк яки ромб рәвешендә. Шиплар бозлы һәм карлы юлларда ярдәм итә ала, ләкин яңгыр вакытында алар тормоз юлын арттырып, киресенчә, автомобильчене кыен хәлдә калдырырга мөмкин. Шиплар үзенчәлекле тавыш чыгара һәм карсыз һәм боз булмаган өслектән йөргәндә, бик тиз “очып чыгалар”. Йомшак резина җылыда тизрәк ашала, шулай ук аның тотрыклылыгы кими.

Бөтен сезонга яраклы резиналар. Европада актив кулланыла, әмма кырыс Россия климатында алар куллануга яраклы түгел. Россиялеләр өчен иң яхшы кышкы шиннар рейтингы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләрдән тора, шуңа юнәлеш тотарга кирәк.
– Шиналар алыштыру өлкәсендә эшләүче белгеч буларак, автосөючеләргә нинди кышкы шиналар сатып алырга киңәш итәсез?

– Кышкы шиннар рейтингы буенча бишлеккә керүче җитештерүчеләр:
1. “Nokian” (“Нокиан”) – Россиянең кырыс климаты өчен яраклаштырылган кышкы резина. Кышкы шиннары һәр автомобильнең үзенчәлекләрен исәпкә алып һәм төрле һава шартлары өчен эшләнелгән. Кимчелеге – йөргәндә аның каты тавыш чыгаруы.
2. “Nokian hakkapeliitta” (“Нокиан Хакапелита”). Аның шиплары булуы юлда йөргәндә ышанычлылыкны арттыра, резина бик шауламый. Шипсыз кышкы шиннар тынлык сөючеләрне шатландырачак. Бу шиналар барлык күрсәткечләр буенча лидер.
3. “Bridgestone Ice Cruiser” (“Бриджстоун айс крузер”). Болары тагын да катлаулырак климат шартлары өчен булдырылган. Шиплар урнашуның схемасы автомобильнең максималь тотрыклылыгына шансларны арттыра. Кышкы шиналар дымны этәрә һәм юлда тотрыклылыкны саклый.
4. “Michelin” (“Мишлен”) – шулай ук Россиядә бик популяр. Тискәре һава торышы өчен берничә төре киң таралган.
5. “Continental” (“Континенталь”). Болары чыдамлыгы белән алдыра.

Кызыклы факт!
Шиплы резина куллану Көнчыгыш Европаның күпчелек илләрендә –Польша, Румыния, Чехия, Словакия, Венгрия, Болгария, Сербия, Македония, Хорватия, Словения, Босния һәм Герцеговина, Черногориядә, шулай ук Төркия, Германия, Нидерланд һәм Португалиядә тыелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading