16+

Юләрлекнең чиге бар...

Кайбер кешеләр хәрәкәт вакытында машина эчен «телестудия» яки «кинотеатр» дип буташтыра башлаган.

Кайбер кешеләр хәрәкәт вакытында машина эчен «телестудия» яки «кинотеатр» дип буташтыра башлаган.

– Яшел Үзән районында яшь кенә кыз «Дэу-матис» машинасында хәрәкәт вакытында интернетка турыдан-туры «репортаж» биреп барганда бәрелеп үлде. Икенче бер йөртүче, машина эчендәге гаджеттан кино карап барып, һәлакәткә юлыкты. Моның кадәр үк акылсызлык күрсәтергә ярамый бит инде. Бер-ике секундка игътибарны читкә юнәлтеп алган мизгелдә дә машина 50 метр ара узып өлгерә, – дип уфтанып мисал китерде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов узган елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясау җыелышында.
Юләрлекнең чиге юк, диләр. Бар аның чиге, шушы фаҗигале очраклар – моңа дәлил. Татарстан юлларында узган ел 4654 авариядә 425 кешенең гомере өзелгән, 5688 кеше төрле авырлыкта имгәнүләр алган. 
ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов аварияләрнең сәбәпләрен санап узды. Һәлакәтләрнең иң күбесе транспорт чарасының хәрәкәт тизлеген арттырудан килә. Иминлек каешын эләктерү таләбен дә үтәү зарур.
– Узган елны юл аварияләрендә үлгән 425 кешенең 70е иминлек каешын эләктермәгән булган. Мисал өчен, 100 авариядән 77 очракта иминлек каешы гомерне саклап кала. Җиңел автомобильнең арткы урыннарында иминлек каешын эләктермәсәң дә була дип уйлау – гомерне куркыныч астына кую ул, – дип кисәтте республиканың баш автоинспекторы.
Татарстанда узган ел юл һәлакәтләрендә 15 баланың гомере өзелгән, шуның 12се – пассажир.
– Машинада балалар алып барасың икән, икеләтә-өчләтә игътибарлы хәрәкәт итәргә кирәк. Баланы махсус урындыкта йөртү тиеш. Җәяү йөргәндә дә ата-аналар үз балаларына игътибарлы булсыннар, юл кагыйдәсен бозып, тискәре үрнәк күрсәтмәсеннәр иде. Казанда, мәсәлән, узган елның 12 ноябрендә Мусин урамында бер хатын, баласын җитәкләп, тиешле булмаган урында юл аша чыккан. Хатын-кызның үзенә бернинди зыян килмәгән, ә кечкенә баласын машина бәрдергән, – диде Ленар Габдрахманов.
Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасын идарә итүчеләргә автоинспекциядән рәхим-шәфкать юк, чөнки шул сәрхушләр узган ел гына да 420 авария китереп чыгарган. Руль артындагы 17 мең сәрхуш тотылган. Суд приставлары юл кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафларын озак вакытлар түләмәүчеләрнең 370 транспорт чарасына арест салган.
Ленар Габдрахманов әйтүенчә, Татарстанда да автоинспекторлар штаты 10 процентка кыскартыла, 165 муниципаль хезмәткәр безгә ярдәмгә җәлеп ителәчәк. Полициянең участок вәкаләтле вәкилләренең булышлыгы зур, алар узган ел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 48 мең очрагын теркәгән.
Республика юлларында 2016 елда 173 хәвефле участок булган, хәзер – 131. 
– Автотрассаларда 58 хәвефле урында юл өслегенә тавыш чыгара торган тасмалар ясалды. Инде 18 урында җәяүлеләр юл кичүләре «светодиод» яктырткычлар белән җиһазландырылды. Казанда Рихард Зорге урамында шундый «светодиод» кичү ясалгач, хәрәкәт иминлеге нык яхшырды. Җәяүлеләр үз киемнәренә яктылык кайтара торган элементлар беркетсеннәр иде, – диде Ленар Габдрахманов.
ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе үзенең чыгышы ахырында республикада юл хәрәкәте иминлеген ныгыту буенча чараларны гамәлгә ашыруда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның зур теләктәшлек күрсәтүен рәхмәт хисләрендә телгә алды, юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне үтәргә чакырды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading