16+

Юрист Илнар Гыйрфанов Фирдүс Тямаевның концертын өзүчеләрне җаваплылыкка тартырга җыена

Мин моны намуссызлык һәм тамашачыларга карата гаделсезлек дип саныйм, дип белдергән юрист.

Юрист Илнар Гыйрфанов Фирдүс Тямаевның концертын өзүчеләрне җаваплылыкка тартырга җыена

Мин моны намуссызлык һәм тамашачыларга карата гаделсезлек дип саныйм, дип белдергән юрист.

Россия юристлары ассоциациясе идарәсе әгъзасы Илнар Гыйрфанов  сүзләренчә, җырчының концертын уйлап чыгарылган сәбәпләр белән өзгәннәр.
“Россия Конституциясенең 44 нче маддәсе: «Һәр кеше мәдәни тормышта катнашырга һәм мәдәният учреждениеләреннән кулланырга хокуклы…» Күптән түгел Фирдүс Тямаев концертын куя алмады, аны уйлап чыгарылган сәбәпләр белән өзделәр. Мин моны намуссызлык һәм тамашачыларга карата гаделсезлек дип саный. Тамашачыларның күбесе бу чараны бер ел көткән. Мин һәм минем юристлар командасы хаклыкка һәм законлылыкка ирешәчәкбез. Беренчедән, Фирдүс Тямаев белән концертны өзгән кешеләрне җаваплылыкка таратчакбыз. Икенчедән, киләчәктә мондый хәлләрне булдырмаска бөтен мөмкинлекләрне эшләячәкбез. Без бергә!” – дип язган ул инстаграм битендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading