16+

Җыйган суларыгызны түксәгез дә була...

Казанда Идел буе су җыйгычыныда туктату-җибәрү механизмы корпусында чатнау хасил булган иде.

Казанда Идел буе су җыйгычыныда туктату-җибәрү механизмы корпусында чатнау хасил булган иде.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятие­се директоры Андрей Егоров «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә төзекләндерү эшләре белән таныштырды.
– Төзекләндерү 27 сентябрьдә 22.00 сәгатьтә башланды. Эш барышында Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарына су бирү туктатылды яки су басымы киметелде. Торак йортларга машиналар эчә торган су ташып торды. Ремонт эшләренә 30 сәгать вакыт бирелгән иде, эшне билгеләнгән вакыт аралыгыннан 7 сәгать алдан тәмамладык, – диде Андрей Егоров.

Шәһәрнең Казансу елгасының уң як өлешенә су 28 сентябрьдә 20.00 сәгатьтә кабаттан җибәрелде.

Казан мэры Илсур Метшин төзекләндерү эшләрендә катнашучыларга рәхмәт әйтте.

– Без кырыс эш графигы алдык, ләкин аны үтәп чыгарга ирештек. Беррәттән башка төзекләндерүләр дә башкарылды, – диде мэр Илсур Метшин. – Уңайсызлык тудырылганлыгы өчен, казанлылардан гафу үтенәбез. Ләкин хәзер тынычлап йоклый алабыз, су җыйгычтагы мөһим өлеш норматив хәлгә китерелде. «Водоканал» коллективына, төзекләндерү эшләрендә катнашкан башка хезмәтләргә рәхмәт!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading