16+

Йөзләр ачыла - маскалар салынды

Россиядә ике төбәк – Удмуртия һәм Чечня битлекләрне салдырды. Моңа сөенергәме, көенергәме — белмәссең! Әлеге төбәкләрдә ковид таралу коэффициенты 0,7 һәм 0,9 тәшкил итә.

Йөзләр ачыла - маскалар салынды

Россиядә ике төбәк – Удмуртия һәм Чечня битлекләрне салдырды. Моңа сөенергәме, көенергәме — белмәссең! Әлеге төбәкләрдә ковид таралу коэффициенты 0,7 һәм 0,9 тәшкил итә.

Роспотребнадзор вәкилләре, белгечләр моны иртәрәк кабул ителгән карар дип саный.

Удмуртия башлыгы Александр Бречалов битлек режимын бетерү хакында туры эфир вакытында хәбәр иткән иде. Моны ул авыручыларның саны кимү, госпитальләрдә буш койка урыннар саны арту, массакүләм вакцина ясату һәм авырып-савыгучылар саны күп булу белән аңлата.

Дөрес, бу карар 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулары булганнарга һәм моңа кадәр коронавирус йоктырып, авырмаганнарга кагылмый. Аларга саклану чараларын үтәү сорала.
– Үзләре битлек кияргә карар кылган кешеләр, әлбәттә инде битлек кияргә мөмкин, – ди Удмуртия башлыгы.

10 февральдә Чечняда битлек режимын бетерү хакында игълан ителде. Төбәк башлыгы Рамзан Кадыров Чечняда эпидемиологик хәлне өйрәнгәннән соң, шундый карарга килгәннәр.

10 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Удмуртия, авыручылар саны буенча, 54нче урында тора. 29 гыйнварда ковид йоктырганнар саны 163 булса, хәзер вирус йоктыручылар 100дән дә аз икән. Чечняда ковид йоктырганнар 20-21 кеше исәпләнә.

Кырым да Удмуртия белән Чечняның үкчәсенә басып килә. Инде 1 марттан ук биредә чикләүләрнең күбесен бетерергә ниятлиләр. Әмма бу әлеге дә баягы эпидемиологик хәлгә бәйле булачак. Тик Кырымда битлекләрне салдыру әлегә күздә тотылмый. Социаль аралыкны саклау, кулларны юып йөрү дә төп таләпләрнең берсе булып кала. Кырымда вирус таралу коэффициенты 0,9 дип исәпләнә.

Россия хакимияте вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренчә, илдә коронавирус инвекциясенә кагылышлы вазгыять торыклана. Шул ук вакытта, төбәкләрдә авыручылар саны бик нык аерыла. Мисал өчен Татарстанда 11 февральдә авыручылар саны – 75, Санкт-Петербургта – 1127, Магадан өлкәсендә 8 кеше теркәлгән.

Лилия ЛОКМАНОВА.
Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading