Раушанбек Казанда эш тапкач, Нигора да балалары белән килеп урнаша. Ике ел Казанның Әмәт бистәсендә фатир арендалап торалар. Кыргызстанда тынычлык урнашканнан соң, кабат үз илләренә кайтып китәләр. Әмма анда Раушанбекка тынычлап эшләргә ирек булмый. Көн дә диярлек цехына полиция килеп, акча таләп итәләр. Болай яшәп булмый дип, гаилә башлыгы кабат Казанга чыгып китә. Интернеттан Кама Тамагы районында йорт сатылу турындагы игъланны күреп, Олы Кариле авылына кайта.
– Ирем, татар авылы, өй каршында гына мәктәп, күршедә мәчет белән мәдәният йорты да бар, дип кызыктыргач, шушы йортны сатып алырга булдык. Тиз арада җыенып, кайтып урнаштык, – ди Нигора.
Без очрашкан көнне аларга күңелле хәбәр дә җиткергәннәр иде. Район үзәгенә вакытлыча биш ел яшәргә рөхсәт алырга чакырганнар.
Мадмаровларның өч баласы мәктәптә укый, төпчекләре Али быел беренче сыйныфка бара. Айшә, Әминә, Огулай мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйлар. Мәктәптән тыш чараларда да актив катнашалар. Әниләре балалар укырга ярата, мәктәпкә бик теләп йөриләр, дуслары да күп, ди.
Татар авылы өчен Огулай исеме ятрак. Шуңа да кыздан исемен кат-кат сорап, нәрсә аңлатуы белән дә кызыксыналар. Исем тарихы исә болайрак: үзбәк халкында әгәр дә кыз балага Огулай исемен бирсәң, аннан соңгы бала ир малай була дигән ышаныч яши. Ике кыз артыннан тагын бер кыз тугач, Нигора белән Раушанбек аңа Огулай дип куша. Дүртенчегә исә чынлап та ир бала алып кайталар. Ни өчен нәкъ менә Огулай дисездер инде. Бу исем батыр, кыю дип тәрҗемә ителә.
Комментарийлар