Татар, түрә булса, чабатасын гына түгел, портретын да түргә элә.
Үз парыңны табуы авыр, аның белән яшәү исә тагын да авыррак.
Энҗенең кадере – муенда, кызның кадере – куенда.
Алдакчыны – күзләре, имансызны сүзләре сата.
Малың таралса – дустың, гайбәтең таралса, дошманың кими.
Көнче кеше этеннән дә көнләшә.
Түрә баеса – хәерчеләр, галим баеса, наданнар артыр.
Үрдәкле күлдә бака үрчемәс.
Тилгән – чебешне, нәфесле яшь кызны күзләр.
Яшь парга – көн, ялгызга төн озын.
Фирдәвес ЗАРИФ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар