16+

“Үз ресторанымны ачу турында хыялланам” 

“Хуҗабикәләр ансат рецептларны ярата, ризык гади булган саен, аның белән кызыксынучылар күбрәк”.

“Үз ресторанымны ачу турында хыялланам” 

“Хуҗабикәләр ансат рецептларны ярата, ризык гади булган саен, аның белән кызыксынучылар күбрәк”.

 

 

Ике ел рәттән Татарстанның иң яхшы фудблогеры исеменә лаек булган Наида Солтанова аралашуны шундый фикер җиткерүдән башлады. Бүген аның 826 мең язылучысы бар.  

Блогерлык эше өч ел элек инстаграмга куйган фотоларыннан башланган.  

– Ризык әзерләгәч, аны матур тәлинкәгә салып, инстаграмга куя идем. Шуннан бик күп кеше рецептларын сорап язды. Халыкка моның кызык икәнен белеп алдым да, кемгәдер файда да китерә алам икән дип, рецептлар белән бүлешә башладым. Блогерлык эшенә ныклап тотынуыма ике генә ел. Баштарак фотолар гына урнаштырып барсам, аннары видеолар да төшерә башладым. Блог минем балам кебек, вакытымны да, көчемне дә, фантазиямне дә жәлләмичә көне-төне эшлим дияргә була. Бу эш миңа бик нык ошый, рәхәтләнеп төне буе видеолар төшерәм. Минем өчен иң авыры соңыннан савыт-саба юу. Аны эшләгәнче башка бер ризык пешереп куям, – дип көлә ул.    

Наида педогогик университетта укыган, әмма бер тапкыр да укытучы булып эшләмәгән. Бу һөнәрнең үзенеке түгел икәнен аңлаганнан соң, чәчтараш курсларын тәмамлаган. Өч ел эшләгәннән соң, бала ялына киткән, аннары икенче баласын да алып кайткан һәм шуннан бирле ул өйдә генә. Декрет ялында утырганда, ниһаять, үзенең күңеленә якын эшне тапкан ул. 

Инстаграм битенә язылучыларның саны 10 мең булгач, минем өчен ул бик күп тоелган иде. Хәзер исә 800 меңнән артып киттеләр, язылучыларымның барысын да хөрмәт итәм. Үзем дә гадилекне яратам, блогерда кылану, тәкәбберлек булырга тиеш түгел. Тормышта мин нинди, экранда да шундый, – ди фудблогер.     

Аныңча, оста кулинар булу сәләттән дә, тырышлыктан да килә. Кияүгә чыкканчы берни пешерә белмәгән кызлар хәзер бик тәмле итеп пешерә, иң мөһиме теләгең генә булсын, ди ул.   

Наиданың блогында 600гә якын рецепт исәпләнә. Язылучыларына бигрәк тә гади, кыйммәт булмаган продутлар белән әзерләнә торган рецептлар һәм камыр ризыклары ошый икән.  

Фудблогерның киләчәктә үз кафесын яки ресторанын ачу хыялы бар. Мәскәүдән бер нәшрият рецептлар белән авторлык китабын чыгарырга тәкъдим иткән булган. Әмма ул вакытта яңа фатирга күчү мәшәкатьләре һәм ремонт эшләре белән мәшгуль булганга, бу идеядән баш тартырга туры килгән. Әмма мин бу идеягә кире кайтачакмын әле, ди блогер.  

 

Фудблогердан камыр рецепты: 

✅1 кг он 

✅550-600 мл су 

✅ бер пакет (10 гр) коры чүпрә (мин фәкать шушы чүпрәне генә кулланам) 

✅1 чәй кашыгы тоз 

✅1 аш кашыгы шикәр комы 

Онны тирән савытка илибез дә чокырчык ясыйбыз һәм шуңа тоз, чүпрә, шикәр комын салабыз, су агызабыз. Су җылы, хәтта җылыдан кайнаррак булырга тиеш. Аны берьюлы күп итеп салмагыз, акрынлап кушыгыз. Су коры ингредиентларны эретеп бетергәч, камыр басабыз. Ул бик йомшак булсын, шул ук вакытта кулга да ябышмасын. Өстенә капкач ябып, сәгать-сәгать ярымга җылы әйбер белән каплап куябыз. Бу вакыт эчендә камыр күперә.  

 

Томат соусында яшелчә белән тавык бавыры  

1 кг тавык бавыры 

3 башлы суган 

1 болгар борычы 

600 мл томат соусы 

50 мл үсемлек мае 

тоз, борыч 

1 чәй кашыгы кипкән сарымсак (яки ике тырнак сарымсак) 

Бер бәйләм яшел тәмләткечләр  

Бавырны 10 минут үсемлек маенда кыздырабыз. Суган өстәп, тагын 5 минут кыздырасы була. Аннары болгар борычы, томат соусы һәм сарымсак кушабыз, тоз-борыч сибәбез. Помидорны блендерда изәргә мөмкин. Тагын 5 минут пешерәбез дә укроп, петрушка, кинза кушабыз һәм шуның белән әзер! 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading